Студопедия

Главная страница Случайная страница

Разделы сайта

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника






Татар теленә алынмаларны кабул итүнең лингвистик һәм экстралингвистик шартларын атагыз.






Гарә п һ ә м фарсы теллә реннә н кергә н сү злә р фонетик, морфологик, лексик-семантик яктан ничек ү злә штерелгә ннә р?

3. Гарә п теленнә н кергә н лексикага хас ү зенчә леклә рне санагыз.

4. Фарсы теле лексикасына хас нинди ү зенчә леклә р бар?

5. ХХ гасыр ахырында телдә барган ү згә решлә рдә гарә п һ ә м фарсы алынмаларының ролен сез ничек аң лыйсыз?

 

 

ХӘ ЗЕРГЕ ТАТАР Ә ДӘ БИ ТЕЛЕНДӘ РУС Һ Ә М РУС ТЕЛЕ АША БАШКА ТЕЛЛӘ РДӘ Н КЕРГӘ Н ЛЕКСИКА

 

Ә дә бият:

1. Абдуллин И.А. К вопросу о хронологизации русских и западноевропейских заимствований в татарском языке // Двуязычие: типология и функционирование. – Казань, 1990.

2. Ахунзянов Э. М. Русские заимствования в татарском языке.— Казань, 1968.

3. Максимов Н. В. Калькирование в современном татарском языке. Казань, 1999.

4. Хайруллин М. Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка.— Казань, 2000.

5. Хайруллин М. Б. Некоторые вопросы единства интернационального и национального в разносистемных языках.— Казань, 1991.

 

Рус һ ә м рус теле аша башка теллә рдә н кергә н сү злә р
Тулысынча ү злә штерелгә н лексика Татар теленең фонетик, грамматик закончалыкларына буйсынган: мич, кә бестә, буразна Ү злә штерелмә гә н лексика
ХХ-ХХI гасырда кергә н сү злә р: фуршет, файл, комбайн Варваризмнар мистер, хакер, презент, уик-энд Экзотизмнар: самурай, лама, джунгли

 

Генетик анализ ү рнә ге: 1. Кайсы тел берә млеге булуы кү рсә телә.

2. Тө рки-татар сү злә ренең ү зенчә леклә ре, алынма лексиканың ү злә штерелү ү зенчә леклә ре билгелә нә.

Котдус Вафин озатылырга тиешле кешелә рне озатышып, алардан калган мал-мө лкә тне исә пкә алышып, Галлә м хаҗ иларның бушап калган бер ө енә берничә папка кә газдә н, ике табуреткадан, иске Африка картасыннан һ ә м Ленинның бер рә семеннә н торган ячейканы да кү череп, тө рле кешедә н тө рле сү з ишетеп, фатирына кич һ ә м бик арып-талып кайтты. (Ф. Хө сни )

Котдус - гарә би чыгышлы, Вафин - гарә би чыгышлы, -ин кушымчасы рус теленнә н алынган, фамилия ясый торган кушымча, озатылырга, тиешле, кешелә рне, озатышып, алардан, калган, исә пкә, алышып, бушап, бер, ө енә, берничә, ике, иске, торган, кү череп, тө рле, сү з, ишетеп, кич, бик, арып-талып - татар теленең ү з сү злә ре, мал-мө лкә т - гарә п теленнә н алынган, парлы сү з, татар телендә ге эквиваленты - байлык, Галлә м хаҗ и - гарә п алынмасы, Галлә м – кеше исеме, хаҗ и сү зендә сү з башында х авазы килү гарә п теле ү зенчә леге булып санала, сингармонизмга буйсынмый, папка - рус теле аша Кө нбатыш Европадан, аерым алганда, алман теленнә н кергә н, кә газьдә н - гарә п сү зе, увуляр г авазы, шулай ук, алынма булуына ишарә итә, табуреткадан - француз сү зе, сингармонизмга буйсынмаган, Африка - рус теле аша Кө нбатыш Европадан кергә н, материк исеме, картасыннан – француз сү зе, һ ә м - фарсы сү зе, тө п кү рсә ткече - алынма һ авазы, Ленинның - рус сү зе, сузыклар гармониясенә буйсынмаган, рә семеннә н - гарә п теленнә н кергә н, сү з башында р авазы килү татар теленә хас тү гел, ячейкадан - рус сү зе, фатирына - рус теленә немец телә ннә н алынган, квартира сү зенең татарча ә йтелеш варианты.

Биремнә р.

Мисаллардан рус алынмаларын табыгыз, кайсы чорларда татар теленә ү теп керү лә рен ә йтегез, фонетик һ ә м морфологик ү зенчә леклә рне бил­гелә гез.

1) Буразнадан – завод цехларына, Яхшы тү гел юлда соң лавы. (Г. Хуҗ ин) 2) Бү рә нә лә рен инде китергә ннә р, рә шә ткә янына таслап ө йгә ннә р, форсат чык­канчы гына кө тә лә р, эһ дигә нче бурап кү тә реп мү клә п куячаклар. (Т. Миң нуллин) 3) Бер кө нне колхозның вак-тө як эшлә рендә йө рү че кызларга бри­гадир яң а нә рә т кушты. (Н. Гыйматдинова) 4) Тик Николай вакыт-вакыт кына руль рыча­гын тарткалап, тракторны буразна сызыгына тө шергә лә п тора. (Н. Хә литов) 5)… Ятам, аста арыш саламы. (С. Хә ким) 6) Завхоз иртә гә эленә чә к расписаниене группа бригадирларына кү рсә тте. (Х. Сарьян)

 

2. Тексттагы рус һ ә м кө нбатыш Европа теллә реннә н кергә н сү злә рне табып, аларның тематик һ ә м генетик тө ркемчә лә рен билгелә гез.

1) Лотфуллага коммуналь йорттан фатир бирделә р. (Г. Ахунов) 2) Сул якта рә т-рә т скамьялар тезелеп китеп, бик зур бер театр партеры шикелле кү ренеш тә шкил итә. (Ф. Ә мирхан) 3) Бу инде иртә н йокыдан торгач, һ ичшиксез, илле грамм ак кү мә ч ө стенә егерме грамм май ягып, бер калак джем кабып, тиз эри торган Бразилия кофесын эчеп эшкә килә торган кеше. (М. Мә һ диев) 4) Проект раслануга, ул бер аспирант белә н районга китү ягын карады. (М. Мә һ диев)

5) Комбинатның бакчасында

Асфальт җ ә йгә н тү гә рә к.

Мә йданда татар яшьлә ре,

Гармунчыны тү ргә рә к, —

Эскә миягә утыртып,

Биилә р шау-гө р килеп. (С. Мулла Гали)

6) Ул кө нне университетның гыйльми советында чит шә һ ә рдә н килгә н бер егет кандидатлык диссертациясен яклады. Профессор Ишмиев оппонентларның берсе иде. (Ә. Еники)

 

3. Татар теленә һ инд - европа теллә реннә н кергә н ә леге кеше исемнә ре татар халык сө йлә м телендә нинди ү згә решлә ргә дучар булганнар?

Земфира-Зә мфирә, Элиза-Илиза, Флюра-Флү рә, Радмир-Ратмир, Рафаэль-Рафаел-Рафаил, Эдвард-Эдварт, Венера-Винира.

 

4. Калькаларның структур һ ә м семантик тө рлә ренә мисаллар уйлагыз.

 

5. Мисалларда кү рсә телгә н сү злә ргә генетик анализ ясагыз.

1) Урынбасар, уй дә рьясыннан арынып, юан бармагын пистолет кө пшә седә й ясап, ө скә кү тә рде. (Т. Галиуллин) 2) Исак, Шә рә фи агай, бухгалтер һ ә м тагын ә ллә нинди кара тутлы бер екше бергә җ ыйналып, лабаз ягыннан халык ягына килеп чыктылар. (Ш. Камал) 3) Ректор кабинетына шушы ук приемныйдан кермә ле, тик аның ишеге Айбулатовныкына каршы якта булып, имә н шкаф тө сле, стенадан бер аршин чыгып тора иде. (Х. Сарьян)

 

6. Тү бә ндә ге җ ө млә лә рдә н алынмаларны табып, тө ркемнә ргә (гарә п, фарсы, рус һ. б.) аерыгыз, кулланылышлары урынлы яисә урынсыз икә нен исбатлагыз.

—Надзирательнең ә йтү енә караганда, сине ике тапкыр следовательгә кү тә реп алып барганнар. Тугызынчы тә ү лектә температураң кырыкка кү тә релгә н. Тө рмә врачы сине, карцердан алып, больницага салырга кушкан. Ә мма тикшерү че, ул гаебен ө стенә алмады дип, рө хсә т бирмә гә н… Менә ни ө чен безнең камерада син, Ибраһ им, — диде Имә нкулов. (И. Сә лә хов)

 

7. Тексттагы алынма лексиканың стилистик кулланылышын билгелә гез. Автор тарафыннан нинди максаттан чыгып бирелгә нен аң латыгыз.

Дошман ДОТыннан ут бә ргә ндә й эчтә н сү злә р очты:

—Бирдем мин сиң а! Нахал!

—Юк, сең лем, бирмә дең. Менә мин егерме ике тиенемне куйдым, минем бү тә н акчам юк, ө йдә н генә чыктым – пиво эчә ргә дип.

—Алдыйсың! Бирдем!

—Юк дим! Мин ничек алдыйм?

—Знать не знаю! Алдыйсың! Хто слидеющи?

Чират гө жлә п алды:

—Давай, давай, тоткарлама! Бетмә с монда вымогательлә р! (М. Мә һ диев)

 

8. Җ ө млә лә рдә н калькаларны табып, тө рлә рен билгелә гез.

1) “Ак Барс”ның капкачысы, клуб тарихында беренче кара тә нле уенчы Фред Бретуэйтның хоккей башлыгын һ ә м саклану битлеген урлаганнар. (“Ватаным Татарстан” газ.) 2) Юлга иртә нге җ иделә р тулганчы чыгып та китә сең. Дулкынга элә гергә кирә к. (“Сө ембикә ” жур.) 3) Иң зур округларда да кандидатның сайлау фонды ике йө з мең сумнан артык булырга тиеш тү гел (“Татарстан яшьлә ре” газ.) 4) Җ ирле ү зидарә җ ирле һ ә м тарихи традициялә рне истә тотып, шә һ ә р, авыл, һ.б. территориялә рдә булдырыла. (“Ватаным Татарстан” газ.) 5) Безнең ил белә н Америка арасындагы дошманлык мө нә сә бә те ү згә ргә нне монда да бө тен халык белә. Сә ясә т белә н кызыксынучы катлам калын тү гел тү гелен. (Н. Измайлова) 6) Аларның кан белә н язып калдырган васыятьлә ре безне йокыдан уянырга, җ иң сызганып, ару-талуны белмичә миллә тебезне агартып, аның ү заң ын ү стерү ө стендә эшлә ргә чакыралар. (Р. Вә лиев) 7) Ханымнарда сакланучы акчалар тентү вакытында алына һ ә м дә ү лә т файдасына ә йлә нешкә кертелә. (Р.Хаҗ иев) 8) Халыкның сә яси ү збилгелә нү е, дә ү лә тчелеге тергезелү е гамә лгә ашырылган шартларда, Рә сә й халыкларының, хосусан, борынгы дә ү лә тчелегенә ия татар халкының, объектив тарихын язуга аеруча игътибар бирергә кирә к. («Казан утлары» жур.)

 

9. Ә дә би ә сә рлә рдә н экзотизм һ ә м варваризмнарга мисаллар уйлагыз.

 

10. Җ ө млә лә рдә ге халыкара лексиканы килеп чыгышы ягыннан тө ркемлә гез.

1) Ә репетициялә р булмаган кө ннә рдә, афишада синең фамилияң не кү ргә н саен, без, актык тиеннә ребезне җ ыеп, театрга чаба торган идек. (Г. КУтуй). 2) Монда бульвар, клуб һ ә м танцевальня, цирк та шул; Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул (Г. Тукай) 3) Керосины да юк, кө ндездә н ул Телеп куя иде чырасын. Кем юрады икә н, нефть тө яп, Океаннарга аның чыгасын (С. Хә ким). 4) Теннис белә н республикабызда нигездә мә ктә п укучылары һ ә м студентлар шө гыльлә нә. (Татарстан яшьлә ре,) 5) Ә леге проектны Татарстан хө кү мә те “LG”һ ә м “Ак Барс” холдингкомпаниялә ре белә н берлектә тормышка ашырды. (“Мә дә ни җ омга” газ.).

Ө й эше:

Тү бә ндә бирелгә н халыкара сү злә рнең мә гънә лә рен сү злеклә р ярдә мендә аң латыгыз, генетик һ ә м тематик яктан тө ркемлә гез, алар татар теленә кайсы чорларда кергә ннә р?

Культура, эстетика, рецензия, рамазан, спикер, виртуаль, интервью, сауна, стресс, кризис, спонсор, имидж, икебана, йогурт, рейтинг, пейджер, орнамент, трамвай, пассаж, автономия, доллар, дзюдо, хаҗ, круиз, инсульт, тайфун, цифра, азимут, антураж, аренда, штаб, цунами, фракция, утопия, реклама.

Сораулар:

1. Октябрь революциясеннә н соң татар теленең сү злек составы нинди ү згә решлә ргә дучар була?

2. Татар теленә рус теленнә н сү злә р ү теп керү кайсы чорларга карый һ ә м нинди ү зенчә леклә ргә бә йле?

3. Кулланылышта йө ри торган рус сү злә ренең татар теленең нинди закончалыкларына буйсынганлыгын ә йтегез.

4. Кө нбатыш Европа теллә реннә н кергә н сү злә ргә хас ү зенчә леклә рне атагыз.

5. Халыкара лексиканы типологик, генетик һ ә м тематик яссылыкта характерлагыз.

6. Экзотизм, варваризмнар ә дә би ә сә рлә рдә нинди максатлардан чыгып кулланыла?

7. Нә рсә ул калька, аның алынма лексикадан аермасы нидә н гыйбарә т?

8. Тулы һ ә м ярымкалькалар арасында нинди аерма бар? Калькаларның структур һ ә м семантик тө рлә ренең аермалы якларын ә йтегез.

 

 

КУЛЛАНЫЛЫШ МОХИТЕ ЯГЫННАН ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ СҮ ЗЛЕК СОСТАВЫ

 

Ә дә бият:

1. Рә химова Р. К. Татар телендә һ ө нә рчелек лексикасы.— Казан, 1985. (рус телендә 2005 елда басыла)

2. Сафиуллина Ф. С. Хә зерге татар ә дә би теле. Лексикология.—Казан, 1999.

3. Сө нгә тов Г. М. Татар диалектларының фонетикасы.—Казан, 2000.

4. Татар теленең диалектологик сү злеге.— Казан, 1965; 1993.

5. Фасеев Ф. С. Татар телендә терминология.- Казан, 1970.

6. Хаков В. Х. Татар ә дә би теле (стилистика). - Казан, 1999.

7. Шамсутдинова Р. Р. Медицинская терминология в татарском языке. - Казань, 2001.

 

 

Кулланылышы ягыннан татар теленең сү злек составы. гомумкулланылыш сү злә ре кө н, бару, ипи, саран, яшь
  Диалекталь сү злә р 1. Фонетик (ә чкеч – ачкыч, ү мер – гомер) 2. Семантик (яфрак – мунча себеркесе, агач яфрагы) 3. морфологик (минең ә – миң а, китеген – кит) 4. алынма (кә нсә – канцелярия, ишшу – еще, бидрә – ведро) 5. этнографик (озаткыч – туйда кә лә шне озатучылар, тә кә – ризык тө ре)
һ ө нә ри сү злә р рубрика, багана, башлам (матбугат хезмә ткә рлә ре телендә)
терминнар бронхит, ү т куыгы, кан тамыры; җ ө млә, фигыль
жаргон, арго телик, шпора, фраер, калым (табыш)

 

Анализ ү рнә ге: 1. Кулланылыш даирә се билгелә нә.

2. Кайсы тө ркемчә гә каравы ә йтелә.

Нә риман кайтуына ә нкә се кү зикмә к пешереп куйган иде. (М. Мә һ диев)

Кү зикмә к – этнографик диалектизм, урта диалектның Казан арты сө йлә шенә карый, җ ө млә дә калган сү злә р – гомумкулланылыш лексикасы.






© 2023 :: MyLektsii.ru :: Мои Лекции
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав.
Копирование текстов разрешено только с указанием индексируемой ссылки на источник.