Студопедия

Главная страница Случайная страница

Разделы сайта

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника






МҮҖАДӘЛӘ (БӘХӘСЛӘШҮ) СҮРӘСЕ – 22 АЯТЬ




Бисмил-лә һ ир-рахмә нир-рахим.
1. Тә хкыйк Аллаһ ишетте, ий Мухә ммә д г-м синең илә ире хакында кайта-кайта бә хә слә шү че хатынның сү зен, дә хи ул хатын ү зенә килгә н авырлыктан Аллаһ уга шикаять итә дер, ий Мухә ммә д г-м, ул хатын белә н сү з кайтарышып сө йлә шкә негезне ишетә дер, тә хкыйк Аллаһ ишетү че вә кү рү чедер. " Хә ү лә исемле хатын иренең бер телә ген ү тә мә де, ире Самат угълы Ү снең ачуы килеп хатынына син миң а анамның аркасы кебисең, диде. Җ аһ илият заманасында бу сү зне ә йткә н иргә хатыны хә рам булыр иде, ягъни хатыны талак кылына иде. Хә ү лә пә йгамбә ргә килеп вакыйганы сө йлә де. Пә йгамбә р Хә ү лә гә ирең ә хә рам булдың диде. Хә ү лә иреннә н аерыласы килмичә, ул мине талак кылмады фә кать шул сү зне ә йтте, ә гә р мине иремнә н аерсаң, кечкенә балаларыбыз кү п, ул балалар аның кулында заигъ булып калалар, дип катлап-катлап ү зенең сү злә рен сө йлә де. Пә йгамбә р исә синең хакта Аллаһ удан ә мер килмичә талактан башка һ ичнә рсә ә йтә алмыйм, дип сү зен туктатты. Соң ра Хә ү лә, ий Раббым, хә лем ү зең ә мә гълү м минем хакта расү лең ә аять иң дер, дип ялварды, шул хакта бу аятьлә р инде.
2. " Сезлә рдә н бә гъзе ирлә р хатыннарының ә гъзаларын аналарының ә гъзасына охшаталар, ул охшатылган хатыннар ирлә ренең аналары тү геллә р, һ ичбер хатын аларга ана тү гел фә кать ү злә рен тудырган аналары анадыр. Хатыннарын аналарына охшатучы ирлә р, ә лбә ттә, һ ич тә ярамаган һ ә м ялган сү зне ә йтә лә р. Аның белә н хатыннары талак булмас. Тә хкыйк Аллаһ кичерү че вә гө наһ ларны ярлыкаучыдыр.
3. Сезлә рдә н хатыннарын аналарына охшаткан кешелә р соң ра ә йткә н сү злә реннә н ү кенеп тә ү бә итсә лә р, аларга бер кол азат итү ваҗ ебтер хатыннарына якынлык кылмас борын, бу сезгә Аллаһ уның хө кемедер аның белә н вә газьлә нерсез! Аллаһ сезнең кылган эшлә регездә н хә бә рдардер.
4. Хатынын анасына охшаткан ир азат итә ргә кол тапмаса, аң а тоташтан ике ай рузә тотмак ваҗ ебтер хатынына якынлык кылмас борын, ә гә р ике ай рузә тотарга кө че җ итмә сә, алтмыш мескенне алтмыш мә ртә бә ашату ваҗ ебтер, җ аһ илият вакытында тә мам хә рам ителә торган хатыннарыгызны кә ффарә т илә хә лә л кылмаклыгы, Аллаһ уга вә рә сү ленә иман китермә клегегез ө чендер, бу ә йтелгә н хө кемнә р Аллаһ уның билгелә гә н чиклә редер. Ә мма ышанмаучыларга рә нҗ еткү че каты ґә забтыр.
5. Тә хкыйк Аллаһ уга вә Аның рә сү ленә хийлафлык кылып чиктә н ү ткә н кешелә р йө зтү бә н китә рлә р вә һ ә лак булырлар, ә ү вә лге хийлафлык кылучылар һ ә лак булган кеби, тә хкыйк без ачык аң латучы аятьлә рне иң дердек, вә ышанмаучыларга хурлыкка тө шү че ґә заб бардыр.
6. Аллаһ кыямә т кө нне аларның барчасын кубарыр вә кылган эшлә реннә н хә бә р бирер, алар эшлә п оныткан гамә ллә рне Аллаһ барын да санаган һ ә м язган, Аллаһ һ ә рнә рсә гә шаһ иддер Аң а һ ичнә рсә яшерен тү гел.
7. Ә йә белә сең ме, тә хкыйк Аллаһ җ ирдә вә кү клә рдә булган нә рсә лә рне белә дер, булмас ө ч кешенең яшерен сө йлә шү лә ре, мә гә р Аллаһ дү ртенчесе булып сү злә рен тың лар, булмас биш кешенең яшерен сө йлә шү лә ре, мә гә р Аллаһ алтынчысы булып сү злә рен ишетер, дә хи болардан азрак бер яки ике кеше, яки кү брә к алты, җ иде кеше сө йлә шмә слә р, мә гә р Ул – Аллаһ алар белә н бергә дер кайда гына булсалар да, соң ра аларның эшлә гә н эшлә реннә н хә бә р бирер кыямә т кө нендә, ә лбә ттә, Аллаһ һ ә рнә рсә не белү чедер.
8. Ә йә кү рмисең ме мө эминнә р алдында яшерен сө йлә шү дә н тыелган кешелә рне. Монафикълар мө эминнә рне кү рсә лә р, бер-берсенә кү з кысышып яшерен сө йлә шерлә р иде. Аларның моннан телә клә ре, мө селманнарны мә схә рә итү һ ә м аларны шө бһ ә гә тө шерү иде. Аллаһ бу аять белә н аларны ул эштә н тыйды. Соң ра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һ ә м гө наһ лы сү злә р вә мө селманнарга дошманлык сү злә р белә н яшерен сө йлә шерлә р дә хи пә йгамбә ргә дошманлык белә н, ий Мухә ммә д г-м, ә гә р синең яның а килсә лә р, сиң а сә лам бирә лә р, Аллаһ сиң а бирмә гә н сә лам белә н. Вә ү зара сө йлә шерлә р: " Ә гә р Мухә ммә дне мә схә рә кылып ә йткә н сү зебез ө чен Аллаһ безне ґә заб кыла торган булса, ә лбә ттә кү птә н ґә заб кылыр иде, Мухә ммә д пә йгамбә р тү гел", – дип. Ґә забтан котыла алмаслар, аларга ґә заб ө чен җ ә һ ә ннә м җ итә р, ул җ ә һ ә ннә мгә кереп ґә заб ителерлә р, ул җ ә һ ә ннә м ни яман кайтачак урындыр.
9. Ий мө эминнә р ә гә р яшерен сө йлә шсә гез, гө наһ лы вә дошманлык сү злә ре белә н сө йлә шмә гез, һ ә м пә йгамбә ргә гө наһ лы була торган сү злә рне сө йлә мә гез, бә лки яхшылык турында һ ә м гө наһ тан саклану турында сө йлә шегез, вә барчагыз да кубарылып Аның Хозурына кайтачак Аллаһ удан куркыгыз Аң а гө наһ лы булудан сакланыгыз!
10. Яшерен яман сү злә р белә н сө йлә шмә к фә кать шайтаннандыр, ул шайтан мө эминнә ргә һ ич тә зарар китерү че тү гел, мә гә р Аллаһ телә ге белә н генә китерер, шулай булгач мө эминнә р Аллаһ уга тә вә ккә л кылсыннар вә эшлә рен Аң а тапшырсыннар!
11. Ий мө эминнә р, ә гә р сезгә мә җ леслә рдә киң лек кылыгыз диелсә, киплек кылыгыз кергә н кешелә ргә урын бирегез һ ә м хакны сө йлә ргә вә тың ларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җ ә ннә ттә киң лек кылыр, ә гә р таралыгыз диелсә, эшлә регезгә таралыгыз, сездә н иман китереп итагать иткә н вә белем иясе булган мө эминнә рне Аллаһ дә рә җ ә лә ргә кү тә рер, Аллаһ сезнең кылган эшлә регездә н хә бә рдардер.
12. Ий мө эминнә р, ә гә р расү л белә н сө йлә шмә к булсагыз, сө йлә шү егездә н ә ү вә л садака бирегез, садака биреп сө йлә шү егез сезнең ө чен хә ерледер вә гө наһ тан пакьлә нү дер, ә гә р садака тапмасагыз, Аллаһ ярлыкаучы вә рә химледер.
13. Сө йлә шү дә н ә ү вә л садака бирсә гез, фә кыйрь булырбыз дип курыктыгызмы? Ә гә р садака бирмә сә гез, Аллаһ ул куркуыгызны гафу итте, намазларны ү тә гез вә малларыгыздан зә кят бирегез вә Аллаһ уга вә Аның рә сү ленә итагать итегез! Аллаһ сезнең кылган эшлә регездә н хә бә рдардер.
14. Кү рмисең ме Аллаһ ачуланган кә фер кавемгә дус булган кешелә рне, ягъни монафикълар, яһ ү длә р белә н дуслашып мө селманнарның серлә рен аларга сө йли иделә р. Ул монафикълар сездә н тү геллә р, тыштан мө селман булып йө рсә лә р дә иманнары юк, һ ә м алар яһ ү длә рдә н дә тү геллә р аларга дус булсалар да яһ ү д динендә тү геллә р, бә лки ике арада аптырап йө рү челә рдер, һ ә м Аллаһ исеме илә ялганга ант итә лә р, ү злә ре ялган икә нен белә лә р.
15. Аллаһ аларга каты ґә забны хә зерлә де, ул монафикъларның эшлә ре бик яман булды.
16. Ялган антларын ү злә ренә калкан иттелә р ягъни аның белә н җ аннарын сакладылар, югыйсә монафикъларга ү лем җ ә засы тиешледер. Алар кешелә рне Аллаһ юлында сугышудан, ислам диненә керү дә н һ ә м Коръә н белә н гамә л кылудан тыйдылар, аларга хур итү че каты ґә забтыр.
17. Ә лбә ттә аларга маллары да вә балалары да Аллаһ ґә забыннан котылырга файда бирмә с, алар ут ә һ еллә редер, алар анда мә ң ге калырлар.
18. Аллаһ кыямә т кө нендә аларның барын да кубарыр, һ ә м алар без мө эминнә рбез, монафикъ тү геллә рбез, дип Аллаһ уга ант итә рлә р, дө ньяда вакытларында сезгә ялганлап ант иткә ннә ре кеби, алар ү злә ренең ялган иманнарыннан файда кү рә без дип уйлыйлар, ә йә алар чын ялганчылар тү геллә рме?
19. Шайтан аларга ирекле булды, аларны ү зенә кол итте, Аллаһ зекере булган Коръә н вә газьлә рен һ ә м хө кемнә рен аларга оныттырды, ул монафикълар шайтан гаскә рлә редер, ә гаһ булыгыз, алардыр һ ә лак булучылар.
20. Дө реслектә Аллаһ уга һ ә м Аның рә сү ленә хыйлафлык, кылучылар, ягъни Аллаһ тыйган эшлә рдә н тыелмыйлар һ ә м кушканнарын ү тә милә р шулай ук Коръә н хө кемнә рен яклап тартышмыйлар, бә лки ялганны, бидеґә т гамә ллә рне яклап мө эминнә р белә н тартышалар, алар хур вә хә кыйрь булган бик яман кешелә р җ ө млә сеннә н.
21. Аллаһ тә къдир кылды вә язды: " Мин, ә лбә ттә, һ ә р эштә җ иң ә рмен, ө стен булырмын һ ә м расү ллә рем дә дошманнарын җ иң ә рлә р", – дип. Ә лбә ттә, Аллаһ куә тле вә җ иң ү чедер
22. Аллаһ уга вә кыямә т кө ненә иман китергә н хак мө эминнә рне, Аллаһ уга вә Аның расү ленә хийлафлык кылучыга дус тапмассың, ягъни хак мө эминнә р Коръә н белә н гамә л кылырлар, ә мма Коръә н белә н гамә л кылмаучы кешелә ргә һ ич тә дус булмаслар, аларга иярмә слә р һ ә м алардан курыкмаслар, гә рчә ул Коръә н белә н гамә л кылмаучылар ү злә ренең аталары булсалар да, яки балалары булсалар да, яки кардә ш ыругълары булсалар да Коръә н белә н гамә л кылмаганнары ө чен алардан киселерлә р бергә яшә мә слә р. Коръә н белә н гамә л кылып та Коръә н белә н гамә л кылмаучы кешелә рдә н киселгә н хак мө эминнә рнең кү ң еленә Аллаһ иманны ныклап беркетте, вә аларны Ү зеннә н булган рухи куә т белә н куә тлә де, дә хи аларны кертер асларыннан татлы елгалар агучы бакчаларга, алар анда мә ң ге калучылардыр, Аллаһ алардан разыйдыр вә алар да Аллаһ удан разыйлардыр биргә н, нигъмә тлә ренә шө кер итү челә рдер, алар Аллаһ гаскә рлә редер, ә гаһ булыгыз, тә хкыйк Аллаһ гаскә рлә ре ґә забтан котылып ө стенлек табучылардыр. " Ий Раббыбыз, безне дә Коръә н белә н гамә л кылдырып, шулар җ ө млә сеннә н кыл! "


Данная страница нарушает авторские права?





© 2023 :: MyLektsii.ru :: Мои Лекции
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав.
Копирование текстов разрешено только с указанием индексируемой ссылки на источник.