Студопедия

Главная страница Случайная страница

Разделы сайта

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника






Артурыма.






(25.08.2012 ел, туй кө ненә).

1. Иң беренче оныгыбызны

Кө теп алдык сө енеп.

Туган кө ннә н хә зергә чә

Яратабыз ө зелеп.

2. Олылырның ә йтемнә ре

Чыннан да дө рес микә н?

Бала баласы балдан татлы,

Дигә н сү з дө рес икә н!

3. Сиң а, балам, гомер буе

Телә дек сә ламә тлек.

Камил акыл, бә хет, тә уфыйк

Һ ә м дә киң кү ң еллелек.

4. Олыларны хө рмә т итсә ң,

Кечелә рне яратсаң,

Кү ң елең һ ә рчак тыныч булыр

Яманлыклар кылмасаң.

5. Тиң ең не ү зең сайладың,

Тату тормыш итегез.

Гомерегезне һ ә рчак сө еп,

Киртә лә рсез ү тегез.

6. Гомерегез озын булсын,

Матур тормыш итегез,

Эшегезне башлаганчы

Киң ә шегез икегез.

7. Тормышыгыз тулы булсын,

Балалр ү стерегез.

Олыгайгач сез аларның

Игелеген кү регез.

8. Бү генгедә й матур ү тсен

Һ ә рбер туган кө негез.

Таркалмыйча- татулыкта

Тигез гомер итегез!

Туегызга Һ индостаннан кайтып җ итә алмадык, самолетыбыз соң арды, гафу итегез. Зур телә клә р белә н Бабаең -Ә биең.

 

Гө лнарама.

(10.08.2013 ел, туй кө ненә).

1. 1988-нең 11-нче мае,

Безгә бә хет елмайды.

Кызыбыз Чулпан безне тагын

Кыз белә н куандырды.

2. Исемен дә бик яратып

Гө лнара диеп куштык.

Апасына сең ел-сердә ш

Булыр, - диеп куандык.

3. Дулкын- дулкын кара чә чең,

Ап-ак иде йө злә рең,

Теллә рең дә тиз ачылды,

Аерым ачык сү злә рең.

4. Менә кызым, ү сеп җ итеп

Очраттың син тиң ең не.

Марсельны да бик ошаттык,

Бә хетле итсен ү зең не!

5. Гомерегез тигез ү тсен,

Борчу-хә срә т кү рмә гез.

Юкка-барга ү пкә лә шми

Матур ү тсен кө негез.

6. Илебезгә сау-сә ламә т

Балалар ү стерегез.

Тигезлекнең һ ә р минутын

Яратып ү ткә регез.

7. Бү генгедә й матур булсын

Һ ә рбер туган кө негез.

Сау-сә ламә т, тигезлекнең

Кадерлә рен белегез.

8. Язсын яшә ргә озын-озак

Балаларны юатып,

Оныкларыгызны кү реп,

Узган кө нгә куанып.

 

Алиямә.

1. Яраткан нә ни кызчыгым,

Исеме аның - Алия.

Гомерлә рем сө енеп узды

Алия дия-дия.

2. Ү з янымда ү стең, балам,

Хә тердә һ ә р мизгелең.

Гомерлеккә булса иде

Синең сайлаган тиң ең.

3. Ү сә тө шкә ч, гел борчылдым:

Булырмы, - дип, бә хетле.

Бә хетле кү рә сем килде

Бу баламны шул хә тле.

4. Мә ктә птә укытучылар

Зарланмады һ ичкайчан,

Дә ресенә ярдә м сорап

Ү тенмә де беркайчан.

5. Телефонда шалтыраулар

Алиягә тынмады.

Классташларының кү бесе

Аннан ярдә м сорады.

6. Тыныч кына, матур итеп
Аң лата идең, балам,

Гел игелекле булуың ны

Мин сиң а телә п калам.

7. Менә “Алочкам” ү сеп җ итеп,

Очарга канат кактың.

Безне дә син куандырып

Ү зең ә тиң ең таптың.

8. Бер кү рү дә кү ң ел керде

Тыйнак егет Сә йдә шкә.

Гомерегез тату ү тсен,

Без гел шундый телә ктә.

9. Гомерегез матур ү тсен,

Борчу, хә срә т кү рмә гез,

Кеше теллә ренә ямьсез

Сү злә р белә н менмә гез.

10. Ө й кыегында карлыгач

Тулгана да болгана.

Ә ти-ә ни сү зен тотса,

Бә хетле була бала.

11. Ике як туганнарын да

Зинһ ар бердә й кү регез.

Татулыкның рә хә тлеген

Татырсыз Сез ү зегез. Бә хетле булыгыз!

Гө лназыма.

(09.02.2014, никах кө ненә).

1. Безнең икенче оныгыбыз-

Гө лназ – назлы гө лебез.

Кадерлебез, чын кү ң елдә н

Сезгә бә хет телибез.

2. Бә хетле булырсың, балам,

Азып-тузып йө рмә дең.

Ә ти-ә ниең йө зенә

Кызыллык китермә дең.

3. Нинди эшкә тотынсаң да

Ярты юлда калмадың,

Тә ртип, хезмә т, сабырлыкның

Кирә клеген аң ладың.

4. Апалы-сең елле икә ү

Тату булып ү стегез.

Бер-берегезгә һ ә рвакыт

Ныклы терә к булдыгыз.

5. Ә ти-ә нилә регезне

Һ ә рвакыт хө рмә тлә гез.

Изгелек җ ирдә ятмый ул,

Сез шуны онытмагыз.

6. Ү зең очраткан ярың белә н

Тормышың ны бә йлисең

Чә члә регез гомерлеккә

Ө зелмә слек бә йлә нсен.

7. Тиң ең не ү зең сайладың,

Тату тормыш итегез.

Гомерегезне гел сө енеп,

Киртә лә рсез ү тегез.

8. Илебезгә сау-сә ламә т

Балалар ү стерегез.

Тигезлекнең һ ә р мизгелен

Куанып ү ткә регез.

 

 

Хуҗ иә хмә това Миң негө л Мехә ммә трә хим кызы.

Туа: 1- ноябрь, 1935 ел.

1942-нче елда (7 яшем тулмаган иде), 1-нче класска укырга кердем. Мамадыш районы Арташ авылында 4 еллык башлангыч мә ктә пне тә мамладым.3 ел (8-9-10 кл.), Мамадыш урта мә ктә бен 1953-нче елда тә мамладым. 1 ел авыл советында сә ркатип булып эшлә дем.

1954-нче елда Алабуга медицина училищесын тә мамлап Телә че районына эшкә кайттым һ ә м 2 ел бала тудыру йортында акушерка булып эшлә дем.

1958-нче елдан 1982-нче елга кадә р Олы Мә тә скә мед.пунктында эшлә п, “за выслугу” – пенсиягә чыктым.

1985-1990 елларда Олы Мә тә скә авыл советында секретарь- бухгалтер булып эшлә п, пенсиягә чыктым.

Без сугыш вакыты балалары. Сугышның беренче кө нендә ә тиебез, абыебыз сугышка китте. Ә нием 6 бала белә н калды. Иң олыбызга 12 яшь иде. Без ә нилә рне кү реп ү смә дек. Йокыдан торганчы ә нилә р эшкә китә, без йоклагач кайта иделә р.

Иң авыры ачлык булды.Мамадышта укыганда ә ни 2 алабута ипие җ ибә рә торган иде.аны беренче кө нне ашап була, аннары шакраеп ката иде. Бер атна буе шуны җ ебетеп ашый идек. Ул алабута ә чесе һ аман да авызда торган кебек.

Алабугада укыганда кичке 11-дә ипи чиратына басып, иртә нге 8-гә кадә р торып, ипи җ итмичә кычкырып елап кайткан чаклар була иде. Ә инде ипи элә ксә, квартирга кайтып җ иткә нче ашап бетерә яза идек.

Хә зер бик рә хә т. Балаларыбыз тә ртипле булды. Эшсез тормадылар, ярдә мчел булдылар.

Хә зерге вакытта 3 балабыз (2малай, 1 кыз), 7 оныгыбыз, 2 оныкчыгыбыз бар.

Олы улым Камиль, киленебез Зә нфирә тә рбиясендә яшибез. Чулпан-Тә лгать, Эмиль- Милә ү шә ярдә м итеп торалар.

Бә хетлебез.

Миң негө л. 2014-нче ел.

 

 

 

 

Хуҗ иә хмә тов Хаҗ инур Хуҗ иә хмә т улы.

Туа: 5- октябрь, 1932 ел.

Белеме – гомуми урта.

Эш урыннары – колхозда 1949-нчы елга кадә р эшли.

Һ ө нә р (Ремесленное) училищесы, 16-нчы заводта формовщик-литейщик булып эшли.

1955-нче елның кө зендә Совет Армиясенә китеп, 1958-нче елның язында хезмә тен тә мамлап кайта.Авылга кайткач 1958-1963-нче елларда клуб мө дире булып эшли. Кичке урта мә ктә пне тә мамлый.

1963-нче елның сентябрь аеннан Олы Мә тә скә мә ктә бенә укытучы булып урнаша һ ә м 62 яшенә кадә р эшлә п, 1984-нче елда лаеклы ялга чыга.

Пенсиягә чыккач, авылда мә чет салынгач, шунда йө реп, соң гы 16 елын имам булып хезмә т итә.

Тормышымның иң авыр мизгеле 1947-нче ел, (миң а 12-13 яшь иде) ә тиемне - репрессия корбаны, тө рмә гә утырталар. Ялган яла белә н 8 ел утырып, (10 елга хө кем ителгә н иде) амнистиягә элә геп 1955-нче елда кайта.

Шушындый авыр сугыш елларында узган гомерне искә алу бик авыр булганлыктан язып тормыйм. Килә чә к буын без кү ргә ннә рне кү рмә сен. Еллар. Кө ннә р, кү ң еллә р тыныч булсын.

Хә зерге кө ндә бик бә хетле карт- карчык булып, олы улыбыз Камиль, киленебез Зә нфирә тә рбиясендә яшибез. Читтә ге балаларыбыз Чулпан-Тә лгать, Эмиль- Милә ү шә дә ү з тормышлары белә н яшилә р, гел яхшылыкларын гына кү рә без. 3 балабыз, 7 оныгыбыз, 2 оныкчыгыбыз бар.

Хаҗ инур. 2014-нче ел.

 

Тигезлек һ ә рчак кирә к.

Менә инде безнең Хаҗ инур белә н яши башлавыбызга да 44 ел тулган. Алабуга мед. техникумын бетереп, 2 ел эшлә гә ч, мин аң а тормышка чыктым.Икмә ккә дә туймаган авыр еллар. Иске йорт алып сиплә п йорт җ иткергә ннә р генә иде, гаилә гә бишенче булып мин килдем. Хаҗ инурның апасы Асия апа да ике кызы Наилә һ ә м Нә кыя белә н кү бесенчә бездә яшә де. Асия апа туберкулез белә н авырып, эшкә ярарлык хә лдә тү гел иде. Мин килеп 4 ел яшә гә ч, апабыз 2 кызын калдырып, гү р иясе булды. Җ изни ө йлә нде, ә кызлар инде ү сеп җ итеп, эшкә яраклы булганчы безнең тә рбиядә булдылар. Ү зебезнең 3 бала (2 малай, 1 кыз) белә н бер ата-ана балалары кебек бергә ү стелә р.

Ә тиебез Сталин репрессиясе корбаны.8 ел тө рмә дә булып кайткан 68 яшьлек карт иде, ә ә нигә 64 яшь иде ул чакта. Шулай итеп, гаилә дә 9 кеше (энебез Нуриә хмә т ө йлә неп Пановкада яши башлады) булып яшә дек. Ө й дү ртпочмаклы гына булса да, тамагыбыз тук булгач зарланырлык булмады.

Хә зер уйланып утырам: һ ә рберебезнең иркен бү лмә се бар, газ-су ө йдә, ө с-баш, ризык иркен, ничек яшә дек икә н, - дим. Моны кичерергә, кү рә сең, тигезлек, татулык ярдә м иткә ндер. Икебезнең дә авыр, тынгысыз булса да эшебез бар. Хаҗ инур мә ктә птә балалар укыта, мин кө н-тө н 3 авылга медицина ярдә ме кү рсә тә м. Без Низамова Лена апа белә н икә ү 23 ел эшлә дек. Ул вакытта ү з эшең нә н тыш ө стә мә эш тагалар – агитаторлар булып та эшли идек. Заемга кул куйдыру, хуҗ алыктан сө т, йомырка җ ыю, ө й саен кереп атна саен полит.укулар һ.б., һ.б...Ә Хаҗ инурның эше - кулы оста булгач, мә ктә п, һ ә м авыл Советы, колхоз буенча кү ргә змә -агитация ясау аның ө стендә иде. Аның укытып чыгарган укучылары хә зер дә киң ә ш сорап, рә хмә т ә йтү ө чен аның янына еш килә лә р.

Хаҗ инур ө йдә беркайчан да начар сү злә р сө йлә мә де. Шуң а кү рә сең, балаларыбыздан узебезнең дә ишеткә небез юк.Ө чесе дә ү злә ренә тормыш таптылар, гаилә лә ре тату, балалары ә йбә т кенә ү сеп килә лә р.

Олы улыбыз Камиль Себердә нефть эшкә ртү дә 5-нче разрядлы электрик булып эшли. Оныгыбыз Артур да ә тисе юлыннан китте, урта мә ктә пне тә мамлап 123 нче лицейны бетергә ч, энергетика институтына укырга керде. Кызларыбыз-оныкларыбыз (Алсу, Алия) 11 һ ә м 9 класста укыйлар.

Кызыбыз Чулпан Казанда Балалар Тә рбия Ү зә гендә эшли. Быел “Ел укытучысы” исеменә лаек булды.олы кызы Гө лназ пед училищеда, кечкенә се- Гө лнара 9 класста укый.

Эмилебез Телә че мә дә ният йортында эшли. 1 кыз, 1 малае (Айсылу, Инсаф) ү стерә лә р.

Ике киленебез дә -Зә нфирә һ ә м Милә ү шә ү зебез ө чен бик мә рхә мә тлелә р. Киявебез Тә лгать тә бик ә йбә т.

Дө ресен генә ә йткә ндә, тормышыбыздан канә гать.бу язмам шушы зур гаилә башлыгы Хаҗ инур Хуҗ иә хмә т улы турында иде инде.

Ел.

 

 

Миң негө л ә биегез киң ә шлә ре.

Хә зер юеш һ ава, бигрә к тә кө з белә н кыш, кыш белә н яз тартышкан вакытларда кеше организмы тиз генә яраклаша алмый азаплана. Мин инде элеккерә к табиб, хә зерге даруларны белмим дә инде.

Ярдә м сорап килү челә ргә искечә ү з киң ә шлә ремне бирергә тырышам, ялгышларым булса, гафу итсеннә р.

Хә зер томау тө шү, ютә л -табиблар теле белә н ә йткә ндә, ОРВИ (острая распираторная вирусная инфекция) дип диагноз куела. Шушы вакыт ө чен бераз киң ә шлә ремне бирергә телим.Ә гә р дә организмнарына ә чегә зарары булмаган кешелә ргә сарымсак, суган ашау бик ярдә м итә. Урамга чыкканда сарымсак согы белә н борын тирә лә ренә тидерсә ң дә вирусның тә эсирен киметә. Ә инде коры ютә л булганда кайбер кешегә 1 стакан кайнап чыккан сө ткә бер бал кашыгы бал салып эчү дә ярдә м итә. Минем ү земә 1 стакан кайнап чыккан сө ткә 1 бал кашыгы сода салып болгатып, кайнар килеш эчсә м, бермә -бер килешә. Ютә лгә 1 стаканга 3 гадә ти ү ги ана яфрагы салып, ө стенә тутырып кайнап торган су салам да, җ ылы килеш (кайнар тү гел) еш шуны эчә м. Ү з балаларыма да, оныкларыма да гел шуны кулландым.

Сулыш та ала алмаган балаларга да, олыларга да бә рә ң ге пешкә н су парында- ө стең ә юрган ябып, бик каты тирлә гә нче утырып, аннан ө скә коры кием алштырып җ ылынып ятсаң бик файдасы тия. Шулай ук зә ң гә р мә трү шкә пары да бик яхшы.

Билгеле инде яшелчә лә р, кә бестә, кызыл чө гендер, кишер чи килеш тә, пешереп тә, ашларда да куллану организмны ныгытуын онытмаска кирә к.

Хә зер бит безнең замандагы кебек, каян табыйм икә н дип утырмыйбыз, акчаң булса, барын да табарга була. Яң адан-яң а дарулар да чыгып тора. Хә лең нә н килсә, аларны дакулланырга кирә к.

Билгеле инде, авыру элә ккә нче ү зең дә сак булырга кирә к: тирлә гә н килеш салкынга чыкмаска, аякларга коры йон носкилар киеп йө рергә кирә к. Матурлык тү гел, сзламә тлек кадерле.

Иң мө һ име, бигрә к тә балалар ө чен, авыру башлануга табибка кү рсә тү яхшы, чө нки бигрә к тә имчә к балаларны ү зем дә валыйм, дип озак тотмаска. Хә зерге балалар бит болай да кү бесе кимчелек белә н туалар. Ә менә температура югары булганда тә нгә горчичник куюдан сак булырга кирә к. Аякларны горчичник суына тыгып утыру отышлырак була. Югары температуа вакытында ә ледә н-ә ле чү прә кне салкын суга манып маң гайга кую да файда бирә.

Менә минем бу киң ә шлә рем ә з генә булса да ярдә м итсә, җ иң еллек бирсә, мин бик канә гать булыр идем.

Барыгызга да сә ламә тлек, гаилә бә хете телим. Авыртмагыз. Сә ламә т булыгыз!

Миң негө л ә биегез.






© 2023 :: MyLektsii.ru :: Мои Лекции
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав.
Копирование текстов разрешено только с указанием индексируемой ссылки на источник.