Студопедия

Главная страница Случайная страница

Разделы сайта

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника






Гөлҗиһан малайлары






Гө лҗ иһ анның малaйлары авылга кө тмә гә ндә кайтып тө шә ргә яраталар. Һ ә рберсенең кулында машина. Шә hә рдә эшлә ре гө рлә п бара. Ө лкә н улы Хә йри ниндидер кибет ачып җ ибә ргә н. Уртанчысы Хә бипнең ә ллә ничә җ ирдә бензоколонкасы бар, тө пчеге Хисмә т - адвокат. Дө рес булса, адвокатлар хә зер акчаны кө рә п ала, имеш.

Гө лҗ иhан малайлары алып кайткан бү лә клә рне тотып карый да ah итә:

- Бик кыйбаттыр бит болар. Минем ө чен шулкадә р акча тү кмә скә егез инде. Минем болай да дө ньям бө тен. Аллага шө кер, торырга ө ем, ашарга ризыгым бар. Ә ле былтыргы бү лә клә регез дә шул килеш сандыкта ята, ­ - дип, сак кына, балаларының кү ң елен рә нҗ етмә с ө чен генә, бү лә клә ргә кагылып чыга.

- Ә син аларны, ә нкә й, сандыкта caклaмa, - ди малайлары. – Кө ненә ә ллә ничә тапкыр ө c-башың ны aлыштыр. Йомышың булмаса да, кибеткә бар. Ә гә р инде кибеткә барасың килми икә н, кө тү куганда бер кү лмә гең не, каршылаганда икенчесен ки. Урамга hә рвакыт зонтик кү тә реп чык.

- Килешмә гә нне! Кем инде авылда зонтик кү тә реп йө ри! Авылхалкы гомер –гомергә ишеп яң гыp яуганда да берә р иске плащын бө ркә неп йомышына чаба.

- Син, ә нкә й, авыл мокытлары белә н тиң лә шмә инде, - ди ө лкә н малай Хә йри.- Кем бу, дигә ндә, Хә йрилә рнең, Хә биплә рнең ә нкә се­ Гө лҗ иhан! диярлек булсын. Ә нә ишегалдында йө ри торган ике этне кү рә сең ­ме, ә нкә й.

Гө лҗ иhан тә рә зә дә н урамга карады.

- Юк, балалар, анда ниндидер ике егет кенә ә рле-бирле йө ренеп тора. Ул иптә шлә регезне дә ө йгә чакырырга иде. Хә зер ашым ө лгерә. Бергә -бергә ашарсыз. ­ - Иптә шлә ребез тү гел, безнең этлә ребез алар, ә нкә й, - диде Хә йри.­

Берсе минеке, икенчесе Хә бипнеке.

- Ә стә гьфирулла, тә ү бә, диегез, улым.

- Ә йе, этебез. Телибез икә н - без аларны капка баганасына бә йлә п куя, телибез икә н - урамга куып чыгара алабыз.

Гө лҗ иhан улларының сү злә рен шаяртуга санады. Ә нкә лә ренең аптырашта калганын кү реп, адвокат малай хә лне аң латып бирде.

- Абыйларның тә н сакчылары алар, ә ни, ә тә н сакчылары хуҗ алары янында утырып ашамый. Инструкция кушмый.

- Менә ишетмә сә ң ишет! - диде Гө лҗ иhан, янә гаҗ ә плә неп.- Сез бит болай да ә змә вердә й егетлә р. Нә рсә гә сезгә сакчы? Ү зегезне ү зегез саклый aлмыйсызмыни инде? Сакчыдан саклатып йө ргә негезне белсә, авыл халкы сезнең турыда ни ә йтер? Гө лҗ иhанның малайлары, шә hә ргә киткә ч, боламыкка ә йлә нгә н икә н, димә слә рме?

- Син, ә нкә й, искечә фикер йө ртә сең. Сакчы ул, белә сең килсә, ­ престиж! Сине сакчы саклап йө ртә икә н, димә к, син зур кеше.

- Ә йе, - дип, сү згә киленнә ре кушылды.- Синең малайларың зур кешелә р, ә нкә й. Шуны исең нә н чыгарма.

- Зур кеше, дисез инде алайса, - диде Гө лҗ иhан, токмачын кисә ­-кисә.

Аның бу мә сьә лә дә, ә лбә ттә, ү з фикере бар иде, лә кин ул балалары белә н бә хә с куертып тормады. Чө нки тизрә к аш ө лгертә се бар иде. Ки­леннә р аның кул хә рә кә тлә ренең ө лгерлегенә, белә клә ренең сыгылмалылыгына сокланып карап тордылар.

- Һ ай, кү злә рем генә тимә сен, - диде ө лкә н килен, - бигрә клә р дә оста кисә сең инде токмачны. Минем бер дә рә тле чыкмый: кайсы юан, кайсы нечкә була. Хә йри, токмачлы аш ашыйсы килә, дисә, татар халык ашлары пешерә торган ашханә гә китә без.

Каенаналарының ө лгерлегенә соклану белдерсә лә р дә, киленнә р аның кулыннан эшен алырга ашыкмады. Хә ер, аларның ү з эше җ итә рлек иде. Ө лкә н килен башы-аягы белә н кө згегә кереп чумган. Колакларына ә ле бер алкасын, ә ле икенчесен тагып карый. Тик нигә дер hичберсен килеш­терми. Уртанчысы бер кечкенә чемодан сыман нә рсә сен ачып алдына куйган да, шуннан тө рледә н-тө рле кайчы, кискеч, тырнак игә ү лә ре hә м тaгын ә ллә нә мә рсә лә р алып, аяк тырнаклары белә н мә ш килә шомар­та, буйый. Аның буявыннан ө йгә тә мсез ис тарала. Гө җ иhанның мондый ят ислә рдә н сулышы буыла. Ул балаларына сиз­дермичә haвагa чыгып керә. Ә малайлар аягө сте генә тегесен-монысын капкалап китә лә р. Ө стә л тү рендә сырлап-сырлап эшлә нгә н матур шешә утыра. Шешә гә ябыштырылган кә газьдә берничә медаль рә семе тө ше­релгә н. Малайлар шешә дә ге затлы эчемлекне уртлап-уртлап киткә лилар, hә рберсенең кү ң еле кө р. Аеруча Хә йри ачылган:

- Ә нкә й, ә нкә й, - ди ул ике сү знең берендә, - син менә бу двоеш­ник малаең ны адвокат булыр дип уйлаган идең ме? Юктыр, уйламаган­cың дыр. Ә мин тоттым да ул маң кадан адвокат ясадым.

- Укыттым, диген, улым, - диде Гө лҗ иhан, йомшак кына.

- «Укыттым» не то слово, ә нкә й. Ул укып мә ң ге адвокат була алмый иде. Аның кесә сендә ге дипломы минем акчадан ясалган. Хә зер аң а шә hә pнең иң олы байлары: «Нихә ллә регез бар, Хисмә т Шакирович!» - дип сә лам биреп китә. Чө нки белә лә р: hә pкем берә р вaкыт килеп кабарга мө мкин. Килеп каптың мы - адвокат кирә к. Менә шулай, ә нкә й, синең малайла­рың югалып калмады. Кү плә р болганчык судан ничек балык тотарга белмичә йө ргә ндә, улларың балыкның алтынын элә ктерде.

- Алай мактанышырга ярамый, балалар. Энең ә ярдә м иткә нсең икә н ­рә хмә т. Ә мма ү зең нең булдыклыгың ны hә p җ ирдә кычкырып йө рү ки­лешми.

- Их, ә нкә й, синнә н haман татарның тыйнаклыгы чыгып җ итми ә лe. Хә зерге заманда hә pкем ү зен-ү зе кү рсә тергә тиеш. Тыйнак кына булып yтырсам, мин шә hә р уртасында кибет ача ала идемме? Юк! Ә нә Хә бипне кү р: жай чыгу белә н бензоколонкаларны кабып кына йотты, hә м дө рес эшлә де. Ул йотмаса, башкалар йотачак иде.

- Байлык apтыннан куып гө нahкa бата бармыйсызмы, бaлалар. Мине менә шул борчый.

- Юкка борчыласың, ә нкә й. Без мә четлә ргә садака биреп торабыз. Карагыз ә ле, егетлә р, ә ллә ө чә ү лә шеп ү зебезнең авылга бер мә чет салып җ ибә рә безме? Ул мә четкә ә нкә йнең исемен кушарбыз. «Гө лҗ иhан мә че­те»! Шә п яң гырый бит, ә?

Егетлә ргә бу фикер бик ошады. Алар башларына килгә н уйларын кү ң еллә ренә генә сыйдыра алмыйча, урманга менә ргә булдылар...

Алар, ө ч машинага тө ялеп, урманга менеп киттелар. Юл ү ргә таба иде, ә мма кө чле машиналар ү рне сизмә де. «Эh» дигә нче, кайчандыр ү злә ре җ илә к җ ыеп йө ргә н имә нлеккә килеп җ иттелә р. Аланлыкта мул табын ә зерлә нде. Хә йри теге сырлы шешә сеннә н рюмкаларга эчемлек агызып энелә ренә сузды.

- Ә сезгә юк! - диде ул, хатыннарына кырыс карап.- Гө лҗ иhан киленнә ре эчә ргә тиеш тү гел. Сез, энекә шлә р, тотып куегыз, миннә н фатиха.

- Нә рсә ө чен эчә без? - диде адвокат.

- Булачак мә чет ө чен, - диде абыйсы.

Малайлар рюмкаларын кү тә рергә генә торганда, Гө лҗ иhан:

- Юк, балалар, юк! Мин моң а риза тү гел, мә чет салу кебек изге эш аракы белә н башланырга тиеш тү гел. Бә хиллегем юк!

- Һ ә р эшнең башы шул бит, ә нкә й, - дип, малайлар каршы килеп маташканнар иде, ә мма Гө лҗ иhан:

- Эшнең башы бисмилла булырга тиеш, - дип, ү з сү зендә торды.

- Ярар алайса, ә нкә й, - диде малайлар.- Мә четне без бисмилла белә н башларбыз. Ә бу рюмкаларны изге кү ң елле ә нкә без хө рмә тенә бушатыйк.

Гө лҗ иhaн,.улларының ү зе алдында авыз кү тә реп эчеп утыруларын ө нә мичә читкә рә к китеп, кулларына чә чә клә р җ ыя башлады. Бервакытта да аның болынга чыгып чә чә к җ ыеп йө рергә вaкыты булмады. Кара инде бу кың гырауларны! Нинди матур икә н бит алар. Кулларың а тотып се­лексә ң, зең гел-зең гел иткә н тавыш чыгарырлар кебек. Ә менә бу сары, шә мә хә, зә ң гә р чә чә клә р! Гө лҗ иhан аларның исемен дә белми лә баса. И бу дө ньялар! Авылда яшә п чә чә клә рнең исемен дә белмә инде. Җ итмеш ике яшь узган да киткә н. Шул җ итмеш ике ел гомер эчендә ничә тапкыр кояшка кү тә релеп карады, ничә тапкыр таң нарның гү зә ллегенә хозур­ланды икә н ул?!

Гө лҗ иhан кө рсенеп куйды. Еракта улларының нидер турында кызып­-кызып бә хә слә шү е колагына чалынды. «Барыйм ә ле, элә гешеп китмә сеннә р тaгын!» - диде ул, ү з-ү зенә..

Малайлар алан уртасында җ ә елеп ү сеп утыручы карт имә нгә тө ртеп кү рсә тә -кү рсә тә бә хә слә шә лә р иде. Баштарак Гө лҗ иhан сү знең ни турын­да барганлыгын аң ламады.

- Менә шушында бә йлә п куйды ул мине, менә шушында, - диде Хә йри, ярсып-ярсып, - ни ө чен, диген? Бер арба печә н ө чен бит.

Эшнең нә рсә дә икә нлеге Гө лҗ иhанга яң а гына барып җ итте. Ә йе, урман каравылчысы аксак Садри, тиешсез җ ирдә н печә н чапкансың, дип, Хә йрине имә н тө бендә ге кырмыска оясына утыртып ике сә гать бә йлә п тоткан иде шул. Ә гә р җ илә ккә баручы хатыннар кү реп коткарма­ган булса, кем белә, бә лки, Хә йри шунда җ ан да биргә н булыр иде.

- Аударам мин бу имә нне, хурлык баганасы булып утырмасын, ­ диде ярсыган Хә йри hә м ашыгa-ашыгa машинасы янына килде.

Анда аның моторлы пычкысы бар икә н. Урман аланын яң гыратып мотор тавышы яң гырады. Гө лҗ иhан улы янына якынлашырга тырышып:

- Кисмә, балам, мә ң ге риза-бә хил тү гел, кешелә ргә булган ачуны табигатьтә н алмыйлар, - дип ә йтеп караса да, аны тың лаучы булмады, киресенчә, аны читкә рә к алып киттелә р.

Бераздан гө рселдә п карт имә н ауды.

- Хурлык баганасын аудардым, - диде Хә йри.- Юкса ул ничә еллар буе тө шлә ремә кереп йө дә тте.

Хә йригә беркем берни ә йтмә де. Гө лҗ иhан гына кайткан вaкыттa аның машинасына тү гел, уртанчы улы Хә бип машинасына утырды. Хә бип ә нкә сен ә ллә каян, икенче юлдан алып китте. Бара-бара алар борчак басуына килеп чыктылар. Хә бип гө рлә п барган куә тле машинасын борчак басуына алып кереп китте.

- Борчакларны таптатасың бит, балам, нишлә вең бу? - диде ана, ачыргаланып. - Ә ллә исерекме син?

- Минем дә ү чем бар, - диде Хә бип, тешен кысып.- Шушы басу­дан җ ыйган бер кесә яшел борчак ө чен колхоз бригадиры мине камчы белә н ярган иде.

- Борчакларның монда ни гаебе бар, балам? - диде Гө лҗ иһ ан.- Алар гө наhсыз сабыйлар кебек бит. Ничек кулың бара?..­

- Мине камчыларга куллары барды бит, ә нигә минеке бармаска тиеш?!

Гө лҗ иhан улларының йө рә гендә моның кадә р ү ч ята дип белми иде. Ничә еллар узган бит инде бу вакыйгаларга. Хә зер теге аксак урман каравылчысы да, Хә бипне камчылаган бригадир да дө ньяда юк. Ү злә ре булмаса да, эшлә гә н явызлыклары калган. Кү рә сең, аны теге дө ньяга алып китеп булмыйдыр инде. Гө лҗ иhанга явызлык эшлә ү че кешелә р ө чен, уллaры ө чен оят булып китте. Ул хә тта калтырана ук башлады.

-Тө шер мине, - диде ул улына, - бу кыланышларыгызга мин мә ң ге риза-бә хил тү гел...

Мотор ү керү е белә н Хә бип арткы утыргычка утырган ә нкә сенең сү злә рен ишетмә де. Гө лҗ иhан, ә ллә ялгыш, ә ллә бу вә хшә тне кү рергә телә мичә, машина ишеген ачып, тышка ыргылды. Аның соң гы сү злә рен җ иллә р еракка, алып киттелә р:.

- Мин риза-бә хил тү гел! Мин мә ң ге риза-бә хил тү гел!..

 

Сентябрь, 1999

 

СҮ ЗЛЕКЧӘ


аягө сте – стоя, на ногах

болганчык – мутный

вә хшә т – варварство, ужас

гө наһ сыз сабый – невинный ребенок

ишеп яң гыр яву – ливень

камчы – плетка

кә низә к – рабыня

кө рсенү – вздыхать

кө тмә гә ндә - неожиданно

риза-бә хил тү гел – не прощу

тыйнаклык – скромность

урман каравылчысы – лесничий

хурлык – позор

ыргылырга – устремиться

ярсып – разъяренно

ү ч – месть


 

 






© 2023 :: MyLektsii.ru :: Мои Лекции
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав.
Копирование текстов разрешено только с указанием индексируемой ссылки на источник.