Студопедия

Главная страница Случайная страница

Разделы сайта

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника






Кичеккән күке моңы






Илгизә р кулында ү ч тө бе кадә рле кә газь - белешмә лә р бюро­сыннан язып бирелгә н адрес. Себердә н кайтып, кунакханә гә урнашкач та алган иде ул аны. Менә хә зер шуны тоткан килеш, Казанның ү зә к мә йданында тукталып калды. Некрасов урамы, унө ченче йорт... Ә тисе шунда яши. Аның янына кайтырга кү пме җ ыенды, ә мма ә йтеп аң латуы читен булган ниндидер хис аның йө рә ген тышаулап торды. Ул ә тисенең Казанга кү чеп килгә нлеген моннан унбиш ел чамасы элек ишеткә н иде. Чираттагы ялын алгач, быел, ниhаять, ныклы кapapгa килде: егерме биш ел кү рмә гә н ә тисен кайтып кү рергә! Балачактан кал­ган йө рә к ярасының ә чесе, ә ледә н-ә ле сиздереп килсә дә, coң гa таба, ү сә тө шкә ч, ү зе ата булгач, җ ан ә рнү енә, вө җ дан газабына ә верелде. Дө ньяга кү зе ачыла барган саен, кү п нә рсә гә карашы ү згә рде, кү ң ел тү ренә ү кенү хисе кереп оялады. Тик, ни хә л итә сең, узган эшкә ­салават дигә ндә й, ү зең не тынычландырыр идең дә, юк, булмый икә н!..

Тукталыштан читтә рә к тулы гә ү дә ле бер ханым басып тора иде. Ул, башын кү ккә чө йгә н дә, «Татарстан» кунакханә сенең биек бинасын кү зә тә. Илгизә р ү зенә кирә кле урамны аң ардан сорады. Ханым, Илгизә ргә нә за­кә тле генә караш сирпеп, ниндирә к кеше соң син, дигә н сыман, тыныч кына аң латырга кереште.

- Ә нә Мулланур Вахитов hә йкә лен кү рә сезме? Шуның калкулыгы буеннан узыгыз. Ул Некрасов урамы булыр.

- Рә хмә т сезгә! – Илгизә р китеп барды.

Некрасов урамына кергә ч, ү зенә кирә к йортның сул якта икә нен чамалап, ө скә кү тә релде. Икешә р, ө чә р катлы йортлар тау итә генә терә п салынган иде. Илгизә р, уйланып барды: «Ә ти шyшы урамнан йө ри икә н инде... Пенсияга чыгуына да шактыйдыр. Таныр микә н мине?.»

Бара торгач, урамнан узучылар apaсыннан ә тисенең танышлары оч­рап: «Бу - Каюм малaе тү гелме? Бакчы, ничек охшаган! Ике тамчы су диярсең!»- дип тө смерлә п узарлар кебек тоелды. Чө нки ул тө скә -биткә коеп куйган ә тисе иде.

Илгизә р капка янында тукталып калды. Ниндидер кө ч аны тоткарла­гандай итте. Ү зен иркен тoтyra нидер комачаулый, хә тта тынын кыса кебек. Ул галстук астындагы кү лмә к тө ймә сен ычкындырды. Шунда инде ничә нче мә ртә бә гә унө ч яше тулар-тулмаста ө ен ташлап чыгып киткә н кө нен исенә тө шерде. Чыгып китү енә ә нисенең кинә т вафат булуы сә бә п иде. Хә зергедә й кү з алдында: ә нисе, хә ле coң гы чиккә җ иткә ч, ә тисен ым кагып дә шеп алды:

- Каюм! кил ә ле... Балаларны да чакыр...

Ә тисе бик борчылып, аньң янына килеп басты.

- Нә рсә, Мә рвия? Ә ллә маң гаең a юеш сө лге куеп карыйкмы?

- Юк, кирә кми...

Ә тисе хафага тө ште.

-Бульнис тә ерак бит!.. Юлы юлмы тагын... Ә ллә ат җ игеп, район врачын алмага барыйммы? Бу хә лең дә сине ничек кузгатасың инде?! Бә лки, килерлә р иде....

Мә рвия ө мете ө зелгә нен сиздерде.

- Соң инде... Барыбер китә м. Син...

Ана ү зе янында басып торган балаларының кү злә ренә тилмереп карады. Каласыз бит дигә ндә й, урыныннан йолкынып торырга, башларыннан сыйпарга, нилә рдер ә йтергә телә де, мә гә р кө че җ итмә де. Ә тилә ренә ка рап ө згә лә нде.

- Балаларны какма, мин...

Ул ә йтер сү зен ярты юлда бү леп, керфек кенә какты...

Илгизә р ө чен газaплы кө ннә р ә нисен җ ирлә гә ч башланды. Бигрә к тә ә тисе икенче «ә ни» алып кайткач.

Илгизә р Һ аҗ ә р апасына иялә шә алмaды.. Кү ң еле кабул кү рмә де. Ө йдә ү зенә урын табалмас чиккә җ итте. Ө стә венә бер кичне йокларга яткач, Һ аҗ ә р апасының пышылдап кына: «Каюм, минем белә н сиң а рә хә тме? Ә йт бер сү з! Яратам бит...» - дигә н сү злә ре бә гырьне телде, ятсыну, чит кү рү тойгысын бермә -бер кө чә йтте. Малай мендә ренә капланьш сулкылдaды...

Иртә гә сен ул, hичнинди ү гет-нә сихә тлә ргә карамыйча, туган йортын­нан чыгып китте. Шә тке болыннары, тау ө стендә ге урман-куаклар аша, Бү ре елгасын кичеп, район ү зә генә юл тотты. Тынып калган ү зә ннә ргә фә кать бер сү з тә крарлады: «Миң а бү тә н ә ни кирә кми!», «Миң а бү тә н ә ни кирә кми!»

Юлы район ү зә геннә н ары китеп, Новосибирск шә hә ренә барьш җ ит­те. Йө ри торгач, ФЗӨ мә ктә бенә элә кте, тө зү че-монтажчы hө нә peнә ө йрә нде. Ө йгә хат язу турында уйламады. Байтак вакыйгаларны еллар томаны саргач кына, менә бү геннә рдә, Казанга кайтып тө шелде.. Ничек кабул итә рлә р аны? Ә тисе ни дияр? Ү зе нык ү згә ргә ндер инде...

Ул ypыныннан кузгалды hә м агач баскычлардан икенче каттагы квар­тирага менеп китте.

Ишек шакыган тавышка ө й эченнә н бер хатын-кызның сү лпә н-зә гыйфь тавышы ишетелде:

- Керегез!

Биксез ишек ачылмыйча торгач, ә леге тавыш тагын кабатланды.

Илгизә р бусагадан ү тте, ишек катында тукталып калды. Тимер кара­ватта тә сбихын кулына тотып, олырак гә ү дә ле, калын кара кашлы, Кав­каз кешелә ренә тapтым каратут йө зле карчык утыра иде. Ул – Һ аҗ ә р апа, ә тисенең икенче xaтыны иде...Батынкы кара кү з тө плә ре кү лә гә лә неп, җ ыерчыкланып калган..

Һ аҗ ә р апа, кү к портфель тотып кергә н ят кешене кү ргә ч, кү лмә генең киң итә ген тезенә таба тарта-сыпыра кapaвaтыннан шуышты да, аяк турысына җ ә еп куелган кә җ ә тиресенә тө шеп басты. Илгизә ргә карап торган хә лдә, аяклары тире ө стендә ге чү ә клә рен капшап тапты. Илгизә р аң а исеме белә н дә ште:.

- Исә нмесез, Һ аҗ ә р апа!

- Син кем буласың соң? – дип сорады карчык, кө телмә гә н кунакны танырга телә п.

- Илгизә р. Каюм малае.

Карчык аптырап китте.

- Илгизә р?

- Ә йе, Мә рвия малае.

- И, Ходаның хикмә те! Исә нмени син дә?! Ә йдә, уз, кайлардан килеп чыгасы иттең?

Карчык, haмaн ү з кү злә ренә ышанмагандай, Илгизә ргә якынрак ки­леп, ире Каюм тө смерлә рен эзлә де. Бар, бик бар аның чалымнары: озынчарак борын, арткарак киткан киң чә маң гай, какча яң аклар.

- Казанга ялга кайттым. Сезне кү рә се килде. Ә ти кайда соң? Карчыкның кү злә реннә н кө меш бө ртеклә р сытылып чыкты.

- И улым! Вафат шул инде атаң...

Илгизә р ү з колакларына ү зе ышанмагандай сорады:

- Кайчан?

Карчыкның тавышы сыкрап чыкты.

- Ө ченче декабрьда елы тула.

Авыр тынлык урнашты. Илгизә р ө й эчен карашы белә н капшап чыкты.. Кү зе - ә тисенең рамдагы сурә тенә тө ште. Эчке кичерешлә рен тыярга телә п, ул тешлә рен кысты. Киеренкелектә н яң ак мускуллары биешеп алды. «Ки­теп тә бардымыни ә ти?! Бер кү рү е бер гомер, ди торган иде ул. Насыйп булмады!»

Тынлыкны карчык бү лде.

- Ә йдә, тү рдә н уз. Басып торма. Менә ө стә л янына утыр.

Илгизә р портфелен идә нгә куеп, ө стә л буендагы урындыкка килеп утырды. Карчык ү зенекен сө йлә де.

- Атаң тө смерлә ренә охшатып кына таныдым ү зең не. Бик ү згә ргә нсең. Олыгайгансың. И-и, гомерлә р...

Сү з икенчегә борылгач, Илгизә р, Һ аҗ ә р карчык сораганнарга җ авап бирә -бирә, кыскача ү з тормышын сө йлә п алды... Соң ыннан сү зен сең еллә ре Лә йсә н белә н Динә гә китереп ялгады, аларның кайдалыгын сорады.

- Адреслары сездә юкмы?

- Бар, бар! – дип, шундук урыныннан купты карчык, шкафка таба китте...

- Илгизә р! Менә бу атаң сә гате иде. Ү зең ә истә лек итеп ал. Вафат булгач туктаган килеш тора.

Илгизә р, бү лә кне кулына алгач, кү зен тутырып карады. «Восток» мар­калы. Чыннан да, числосы ө ч саны турысында...

Илгизә р сә гатьне җ ибә рде, ү з сә гатенә карап дө реслә де. Вакыт кич якка авышып сә гать ө ченче киткә н иде инде. Ул:

- Ә тинең кабере кайда? - диде.

- Яң а бистә зиратында.

-Яң а бистә? Ул кайда?

- Алтынчы трамвай белә н азаккача баргач.- Карчык ү зенчә фи­керлеп алды.- Тукта ә ле, улым. Барып килергә уйламыйсың дыр ич?

- Каберенә барасым килә шул, кү рсә тә алмассызмы? - диде Ил­гизә р.

- Бү генме?

- Ә йе.

Һ аҗ ә р карчык бү ген аяклары бик сызлавын ә йтте.

- Ә ле врач укол да кадап киткә н иде, бү тә н кө нне барырбыз, - диде. Ү зе зиратка ничек барасы тypындa янә сө йли башлады. Кабер номерын, карточкасы куелганлыгын, чардуганы зә ң гә р рә шә ткә ле булуын, туфра­гына сирень куагы утыртылганын ә йтте. Ахырдан: - Ә йдә, чә й эчеп алыйк ә ле! - дип, кухняга чакырган иде, Илгизә р аны бү лдерде.

- Апа, чә йлә п торыр җ ирем юк. Гостиницага урнашкач кына ашап­-эчкә н идем, - диде.

Илгизә р китә ргә җ ыенды. Ишек катына җ иткә ч, юлга чыгар алдыннан фатиха бирү не кө ткә ндә й, тукталды. Һ аҗ ә р апасы да кызганыч булып китте. Ул кесә сеннә н кагазь акчалар чыгарып, карчыкка сузды.

Һ аҗ ә р апасы моны садака итеп кабул кү рде.

- Рә хмә т инде. Атаң а, гаилә ң ә багышлап дога кылырмын. Хатының ни атлы?

- Лидия.

- Матур исем икә н...

Илгизә р саубуллашып киткә ч, Һ аҗ ә р карчык тә рә зә буена килеп бас­ты. Ү ги улының ишегалдыннан чыгуын карап калды. Ул чаттан борылып кү здә н югалгач: «Башын бер якка кың гыр салган, йө решлә ре чат атасы инде!» - дип уйлады hә м намазга ә зерлә нә башлады.

Илгизә р алтынчы трамвай тукталышына килде: Ул Һ аҗ ә р апасы ә йткә ннә рне онытмаска тырышты.

Зиратка бару юлы apтык озак тоелмады. Зират капкасына килеп җ итә рә к адымнарын ә кренә йтә тө ште. Һ ични уйламаска, сабыр булырга тырышса да, ү зен эзә рлеклә гә н уйлардан арына алмады.

Юл уртасында ике карт таякка таянып сө йлә шеп торалар иде. Илгизә р алар белә н исә нлә шеп узасы итте.

- Исә нмесез, мө хтә рә м бабайлар!

Ак сакаллы, озын гә ү дә ле карт аң а җ авап урынына: «Тс-с!»- дип, сырлы таягын гына кү тә рде.

- Шыпырт кына торыйк ә ле, улым, - диде картның икенчесе, кола­гын зират урманы ягына бора тө шеп. ­

Илгизә р, берни дә аң ламыйча, ә ле ак сакаллы картка, ә ле билен пута белә н тартып буган тә бә нә грә к буйлы картка каранып торганда, зират агачлыгы эченнә н кү ке тавышы ишетелде: Бер, ике, ө ч...

Ак сакаллы карт телгә килде.

- Ө ч кенә кычкырды ә ле.

-Бер башлагач, кычкырыр инде ул. Болай булгач, шә т, кө ннә р дә җ ылыныр, - диде икенчесе.

Озын буйлы картның сакалы дерелдә п куйды.

- Егерме бишенче май бит инде бү ген. Кү ке дә кичегеп аваз сала, кичегеп моң ая. Интектерде быелгы яз. Жиргә җ ылылык җ итми, җ ылылык. Чә чкә н орлыклар шытмый ята, бө релә р ачыла алмый...

Илгизә р, картларның хикмә тлә неп сө йлә шү лә ренә тө шенгә ч, юлын дә вам итә ргә булды. Ә мма алардан ерагайган саен «кү ке дә кичегеп моң ая» дигә н сү злә ре, аң а атап ә йтелгә ндә й, колагында ныграк чың лады.

Монда Һ аҗ ә р апасы ә йткә нчә генә тү гел, сукмаклар кү п булып чыкты. Ул, икесен узгач, ө ченчесеннә н кереп карыйсы итте. Кабер ташларының ә ле берсенә, ә ле икенчесенә кү з салды. Ташларга беркетелгә н сурә тлар аң а тө зү челә р конторында Мактау тактасына куелган рә семнә рне хә тер­лә тте. Ул, йокысыннан кинә т уянып киткә ндә й, як-ягына карап aлды.. Сирень ү сеп утыра торган зә ң гә р рә шә ткә ле чардуган haмaн кү ренмә де. Аpы сугылды, бире сугылды, бер узган сукмакларга кабат килеп керде. Йө реп аргач, булмас, ахры, дигә ндә генә, эзлә гә н чардуганга юлыкты. Тагын ялгышаммы дигә ндә й, тиз генә кабер ташындагы фотосурә ткә карады, керфеклә рен тибрә ндереп алды, тирә н сулап:

- Ә ти!, - дип куйды ул. Рә сем aстындaгы язуны укыды.- Дө нья белә н иртә рә к саубуллашкансың шул, ә ти! ­

Йө рә ген авыр таш кыскандай тоелды. Чардуган ишеге шыгырдап ачылды. Илгизә р эчкә ү тте. Сумкасын кечерә к кенә эскә миягә куйды. Ү зе утырыр­га базмады, баскан ypынындa катып кaлды. Ә йтерсең ул шулай уйлары­ның агышын тыярга тели, лә кин алар кешегә буйсынамыни?!

«Ә ти! Бу - мин, Илгизә р. Улың тавышын таныйсың мы? Миң а кү чкә н рухың, ө злексез тынгысызлап, ә мма кичектереп сиң а алып килде. Аягым туфрагың а тартуга карыша алмадым. Каберең ә беренче булып мин салырга тиешле туфракны бү тә ннә р салды. Кичер мине, ә ти. Topмыштa миң а да син кирә к чаклар кү п булды. Тайгак юллардан атлаганда, синең киң ә шлә рең ә мохтаҗ, идем. Сиң а гына булган сорауларым, серлә рем кү п булды. Йө рә к ярасы мә ң гелек, дилә р, хактыр, мө гаен. Хатыным Лидия дә шул фикердә. Ул - врач. Бер кичне мин аң а: «Врачлар авырулар янында кү п нә рсә гә кү негә лә рдер, xә ттa ү лемгә дә», - дигә н идем. Ул кинә т утырган урыныннан кубып: «Ү лемгә кү негеп булмый!» - диде. Ул мең тапкыр хаклы икә н.»

Илгизә р кабер ө стендә ге корыган ү лә ннә рне бармаклары белә н тыр­мап aлды. Шытып килгә н яшел ү лә ннә ргә кагылып киткә н кулы ә тисе башыннан сыйпап узган кебек булды. Ул сирень ботакларына карады. Кичке кояшның кызгылт нурлары йө зен яктыртты. Челтә рле ботак шә ү лә лә ре битендә тибрә лде, йө зендә ге " моң сулыкны югандай итте.

Сирень ботакларына карап, Илгизә р:

- Сирень! Һ аҗ ә р апа сине белеп утырткан. Бу агач hә p язда сиң а чә чә к бү лә к итә, ә ти! - дип пышылдады.

Кайтыр вакыт җ итсә дә, Илгизә рне ниндидер кө ч монда тотып торды.Ү зә к мә йданына ә йлә неп кайткач, Илгизә р, Һ аҗ ә р апа янына кереп, барысы ө чен дә гафу ү тенергә кирә к, дигә н фикергә килде. Ү кенү лә рен, йө рә ге сыкравын кемгә дә булса сө йлисе килә иде аның.

 

СҮ ЗЛЕКЧӘ


базмау – не осмелиться, стесняться

бакчы – смотри-ка

бусага – порог

вө җ дан газабы – угрызения совести

йө рә ген тышаулап тору – вымотать

душу

йө рә к ярасы – душевная рана

какча – худощавый

кан басымы – кровяное давление

калкулык – возвышенность

каратут йө зле – смуглолицый

караш – взгляд

киеренкелек – напряженность

киң ә ш – совет

кичеккә н – опоздавший

кичереш – переживание

Мактау тактасы – доска почета

нә закә тле – изящный

пута – пояс

рә шә ткә - решетка

сабыр - терпеливый

садака - милостыня

сирпү – посмотреть

сулкылдау – плакать

сырхаулау – болеть

тайгак юл – скользкая дорога

тартыну – стесняться

тау итә ге – подножие горы

туфрак – земля

тоткарлау – задерживать

тилмереп карау – посмотреть со страданием

тә сбих – четки

тә ү лек – сутки

тө енчек – сверток

фатиха бирү – благославить

хафага тө шү – беспокоиться

чалым – черты лица, черты сходства

чардуган – ограда

шә т – наверное

ә рнү – горечь

ү кенү - сожаление

ү гет-нә сихә т – наставление

ү ги ул – пасынок

җ ан ә рнү е – душевная боль


 

 






© 2023 :: MyLektsii.ru :: Мои Лекции
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав.
Копирование текстов разрешено только с указанием индексируемой ссылки на источник.