Студопедия

Главная страница Случайная страница

Разделы сайта

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника






Биремнәр.






Г.Р. Галиуллина

 

ТАТАР ТЕЛЕ

ЛЕКСИКОЛОГИЯ

 

(таблицалар, анализ ү рнә клә ре, кү негү лә р, сү злекчә)

 

Югары сыйныф укучылары

һ ә м студентлар ө чен

 

 

Ярдә млек югары уку йортлары ө чен тө зелгә н татар теле программасына нигезлә неп, анда куелган талә плә рне истә тотып тө зелгә н. Биредә таблица һ ә м схемаларга салынган теоретик мә гълү мат, лексикология фә ненең тө п тармаклары буенча тө рле типтагы кү негү лә р белә н бергә, мә ктә птә һ ә м уку йортларында зур игътибар сорый торган лексик-семантик, генетик анализ ү рнә клә ре, белемнә рне тикшерү ө чен сораулар, терминнар сү злекчә се бирелә.

 

ЭЧТӘ ЛЕК

Кереш......................................................................................................................3

Лексикология фә не, аның тармаклары.................................................................7

Семасиология Сү з һ ә м тө шенчә. Сү знең лексик мә гънә се. Мә гънә типлары....................................................................................................................8

Полисемия кү ренеше........................................................................................14

Омонимнар........................................................................................................20

Антонимнар......................................................................................................25

Синонимнар......................................................................................................30

Татар теле лексикасының генетик катламнары.................................................35

Хә зерге таатр телендә гарә п һ ә м фарсы алынмалары................................39

Хә зерге татар телендә рус һ ә м рус теле аша башка теллә рдә н кергә н лексика...................................................................................................................43

Кулланылыш мохите ягыннан татар теленең сү злек составы..........................49

Хә зерге татар телендә тө рле стильлә рдә кулланыла торган сү злә р................56

Кулланылыш дә рә җ ә се ягыннан татар теленең сү злек составы...................................................................................................................60

Этимология............................................................................................................65

Татар ономастикасы..............................................................................................68

Татар теле фразеологиясе.....................................................................................70

Лексик анализ ясау тә ртибе..................................................................................75

Лексикология тармагына караган терминнарның кыскача сү злекчә се...............................................................................................................80

 

 

 

 

КЕРЕШ

Укучылар игътибарына тә къдим ителә торган ә леге дә реслек-кулланма тел гыйлеменең гаять дә рә җ ә дә катлаулы һ ә м кү пкырлы ө лкә се булган лексикология буенча ә зерлә нде. Телне ө йрә нү, беренче чиратта, сү здә н башлана. Сү знең табигате, аның кулланылыш мө мкинлеге һ ә м даирә се, яшә еше, мә гънә тирә нлеге аша без халыкның мә дә ни-рухи мирасын барлыйбыз, миллә тнең ү сеш кыйбласын, башка халык, дә ү лә тлә р белә н багланышын ачыклыйбыз. Сү з ул аралашу, аң лашу чарасы гына булып калмыйча, миллә тнең дө ньяны аң лавын, кабул итү ен кү рсә тә торган фактор да. Тел, җ ә мгыять ү сеше дә вамында сү злә рнең мә гънә лә рендә халыкның кө нитеш ү зенчә леклә ре сакланып кала, милли яшә еш ү зенчә леклә рен алдагы буыннарга җ иткерү вазыйфасын да сү з башкара. Шул сә бә пле телнең сү злек байлыгын тирә нтен ө йрә нү миллә тнең ү ткә н тарихын, рухи кыйммә тлә рен ачыклауга да ярдә м итә.

Телнең сү злек байлыгын без лексика дип, ә шул байлыкны ө йрә нә торган тел тармагын лексикология (гр. lexikos - сү з, logos – ө йрә нү ) дип атыйбыз. Лексикология фә не сү зне тө рле яклап ө йрә нү не ү зенең максаты итеп карый. Беренче чиратта, лексикология фә не кысаларында, сү з мә гънә се, аның типлары, сү злек составының катламнары, сү злә рнең килеп чыгышы, кулланылыш ү зенчә леклә ре, телнең лексик составы баю, тулылану юллары тикшерелә. Телнең сү злек байлыгы даими рә вештә тулыланып, ү сеш-ү згә реш кичереп яши. Лингвистика фә ненең бер генә тармагы да лексикология кебек җ ә мгыять тә эсиренә тиз бирешеп, ү згә решкә дучар ителми. Сү знең фонетик тышчасы, тө зелеше ү згә рү гасырлар дә вамында бара торган гамә ллә рдә н санала, ә сү злек составы исә унбиш-егерме ел эчендә шактый ү згә рергә мө мкин. Бу, беренче чиратта, телгә җ ә мгыять, иҗ тимагый-сә яси, мә дә ни тормыш тә эсире белә н аң латыла. Халык яшә ешендә булган һ ә рбер яң алык, иң беренчелә рдә н булып, сү злек составында чагылыш таба, аның алга таба ү сеш юнә лешлә рен билгели. Заман талә бе телнең сү злек байлыгына да яң ача караш талә п итә, аны ө йрә нү нең яң а юлларын билгели.

Лексикология фә не чагыштырмача яшь тармаклардан саналса да (тел гыйлеме бү леклә реннә н иң соң гылардан булып ХХ гасыр башларында тә мам формалашып җ итә), аның кеше, җ ә мгыять тормышында гаять ә һ ә миятле урын билә ве антик чорда ук фә лсә фә челә р тарафыннан сү згә, аның мә гънә сенә игътибар булдыруга китерә. Соң рак сү знең нә фислегенә, сурә т ясау мө мкинлегенә игътибар бирелә башлый. Чит халыклар белә н аралашу кысалары киң ә ю сү злеклә р тө зү ихтыяҗ ын китереп чыгара. Шул рә вешле лексикология фә ненең аерым юнә лешлә ре, кү пкә алдан барлыкка килеп, ә леге фә нгә нигез салалар. Татар лексикологиясе беренче башлангычларны М. Кашгарыйның ө ч бү лектә н торган “Диване лө гат-эт тө рк” сү злеге, XVII-XX гасыр башларында тө зелгә н сү злеклә рдә н алып, фә н буларак, ХХ гасыр урталарында зур ү сеш ала. Сү знең табигатен аерым яссылыкта ө йрә нү, монографик хезмә тлә р язылу белә н беррә ттә н, укучылар, студентлар ө чен дә реслек-ә сбаплар, программалар, кулланмалар тө зелә. Аерым алганда, 1965 нче елда басылып чыккан “Хә зерге татар ә дә би теле: югары уку йорты студентлары һ ә м урта мә ктә п укытучылары ө чен” дә реслеге (лексикология бү леге К.С. Сабиров тарафыннан эшлә нгә н), Г.Х. Ә хә тов “Хә зерге татар теленең лексикологиясе” (Казан, 1979, 1985), Ф.С. Сафиуллина “Хә зерге татар ә дә би теле: кү негү лә р һ ә м кызыклы материаллар җ ыентыгы” (Казан, 1992), Г.Ф. Саттаров “Хә зерге татар теле лексикасыннан контроль эшлә р башкару ө чен методик кү рсә тмә лә р” (Казан, 1997), Ф.С. Сафиуллина “Хә зерге татар ә дә би теле. Лексикология: югары уку йорты студентлары ө чен” (Казан, 1999), И.Р. Галимов “Мавыктыргыч лексикология: Татар урта гомуми белем мә ктә плә ре, педагогия колледжлары һ ә м училищелары ө чен уку ярдә млеге” (Казан, 2001), Г.Р. Галиуллина Хә зерге татар ә дә би теле лексикологиясе: методик кү рсә тмә лә р” (Казан, 2002), И.Б. Бә широва “Хә зерге татар ә дә би теле. Семасиология: татар лексикасында системалы бә йлә неш-мө нә сә бә тлә р” (Казан, 2006) һ.б. Югарыда саналган хезмә тлә р татар теле лексикасын эзлекле, максатчан ө йрә нү гә йө з тотып тө зелгә ннә р. Шулай да бү генге кө нгә кадә р телнең сү злек ө йрә нү дә кабул ителгә н ныклы система, академик хезмә тлә р булмавы кызганыч.

Укучыларга тә къдим ителә торган ә леге басма сү злек составында барган ү згә решлә рне истә тотып, заман талә бенә яраклаштырып тө зелде. Биредә таблицаларга салынган теоретик мә гълү мат, лексикология фә ненең тө п тармаклары буенча тө рле типтагы кү негү лә р белә н бергә, мә ктә птә һ ә м уку йортларында зур игътибар сорый, укучылар, студентлар тарафыннан шактый авырлык белә н башкарыла торган лексик анализ ө лешлә ре булган лексик-семантик, генетик тикшерү ү рнә клә ре бирелә. Басманың ә һ ә миятле ягы булып ахырда бирелгә н лексикология тармагы буенча кыскача терминологик сү злек, һ ә р темага кагылышлы тө п фә нни хезмә тлә р кү рсә телү, белемнә рне тикшерү ө чен сораулыклар тә къдим ителү тора.

Хезмә т югары уку йортлары ө чен тө зелгә н татар теле программасына нигезлә неп, анда куелган талә плә рне истә тотып, авторның ә леге курстан ун елдан артык лекциялә р һ ә м гамә ли дә реслә р алып бару тә җ рибә сеннә н чыгып тө зелде.

 

 

ЛЕКСИКОЛОГИЯ ФӘ НЕ, АНЫҢ ТАРМАКЛАРЫ

Лексика – телнең сү злек составы
Сү злек составының тө п ө лешлә ре   1) гомумкулланылыш сү злә ре, ә йтелмә лә р 2) иҗ тимагый яисә территориаль чикле сү з һ ә м ә йтелмә лә р 3) ә дә би нормага туры килгә н тү бә н стиль сү злә ре һ ә м ә йтелмә лә р 4) актив лексикада кулланылмый торган сү з һ ә м ә йтелмә лә р
Лексикология (гр. lexikos - сү з, logos – ө йрә нү) – телнең сү злек составын ө йрә нә торган фә н.

 

 

  Бурычлары 1. сү зне, аның мә гънә сен, мә гънә ү сешен-ү згә решен тикшерү; 2. лексик һ ә м фразеологик берә млеклә рне, аларның охшаш һ ә м аермалы якларын билгелә ү; 3. сү злә рнең ү зара мө нә сә бә тлә рен ө йрә нү; 4. телнең лексик составы тарихын, килеп чыгышын ө йрә нү; 5. сү злә рнең һ ә м гыйбарә лә рнең кулланылыш дә рә җ ә сен һ ә м даирә сен билгелә ү  

 

  Лексикология фә ненең тө рлә ре һ ә м ө йрә нү объектлары   1. гомуми лексикология - тө рле теллә рнең сү злек составын ө йрә нә. 2. хосусый лексикология - аерым бер телнең сү злек составын ө йрә нә. 3. тарихи лексикология – телнең сү злек составын тарихи яссылыкта ө йрә нә. 4. чагыштырма лексикология - уртак һ ә м аермалы якларны билгелә ү максатыннан, тө рле теллә рнең сү злек составын чагыштырып ө йрә нә.

 

    Лексикология фә ненең тармаклары     1. Семасиология (гр. semasia – мә гънә, logos – ө йрә нү) – сү злә рнең мә гънә лә рен, мә гънә ү сешен, ү згә решен ө йрә нә. 2. Ономасиология (гр. onyma – исем, logos – ө йрә нү) - лексикологиянең ә йбер, кү ренешлә ргә атама бирү закончалыкларын ө йрә нә торган тармагы. 3. Этимология (гр. etymon - чын, logos – ө йрә нү) – сү знең тарихын, килеп чыгышын ө йрә нә торган тармагы. 4. Фразеология (гр. рhrasis – тә гъбир, logos – ө йрә нү) – тотрыклы ә йтелмә лә рне ө йрә нә торган тармак. 5. Лексикография (гр. lexsikos – сү з, grapho - язу) - тел белеменең сү злеклә р тө зү теориясен һ ә м практикасын ө йрә нә торган тармагы 6. Ономастика(гр. onomastike-исем кушу сә нгате) – тел белеменең барлык тө р ялгызлык исемнә ренең ү сеш-ү згә реш, ясалыш, номинациялә ү закончалыкларын, кулланылу ү зенчә леклә рен ө йрә нә торган тармагы.

 

СЕМАСИОЛОГИЯ

СҮ З Һ Ә М ТӨ ШЕНЧӘ. СҮ ЗНЕҢ ЛЕКСИК МӘ ГЪНӘ СЕ. ЛЕКСИК МӘ ГЪНӘ ТИПЛАРЫ

Ә дә бият:

1. Ә хә тов Г. Х. Хә зерге татар теленең лексикологиясе.— Казан, 1979.

2. Бә широва И. Б. Сү з белә н сурә т ясау.— Казан, 1974.

3. Бә широва И.Б. Хә зерге татар ә дә би теле. Семасиология (махсус курс программасы). – Казан, 2003

4. Закиев М. З. Татары: проблемы истории и языка.— Казань, 1995.

5. Поварисов С. Ш. Тел— кү ң елең кө згесе.— Казан, 1982.

6. Поварисов С. Ш. Сү з һ ә м сә нгатьле сө йлә м. — Уфа, 1997.

7. Саттаров Г. Ф. Хә зерге татар лексикасыннан контроль эшлә р башкару ө чен методик кү рсә тмә лә р. —Казан, 1987.

8. Сафиуллина Ф. С. Хә зерге татар ә дә би теле. Лексикология.— Казан, 1999.

 

Сү згә билгелә мә Ү зенең эчтә легендә мә гълү м тө шенчә алган, реаль чынбарлыкның теге яки бу ягын чагылдырган, халык тарафыннан кабул ителгә н авазлар системасы ярдә мендә мә гънә берлегенә ия булган, теге яки бу грамматик категориягә билгеле бер мө нә сә бә ттә торган тел берә млеге.
Асыл сыйфатлары   1.структур яктан бө тен булу (фонетик, грамматик бө тенлек) 2.аһ ә ң, яң гырашка ия булу 3.бү ленү чә нлек – һ ә р сү з фонетик, семантик, грамматик билгелә ре буенча башка сү злә рдә н аерыла  
Функциясе   1.атау – сү з чынбарлыктагы ә йбер кү ренешлә рне атый. 2.гомумилә штерү – бер типтагы ә йберлә рне бер тө ркемгә туплап атый. 3.башка сү злә р белә н мө нә сә бә ттә яши. 4.кеше фикерен, телә к-хислә рен белдерә.
  Сү з мә гънә се     1. Лексик мә гънә - билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сү знең эчке табигате, эчтә леге. 2. Сү зьясалыш мә гънә се – сү з ясагыч нигез белә н яң а ясалган сү з арасындагы мө нә сә бә т. 3. Грамматик мә гънә – телдә даими кулланыла торган бер тө ркем сү з, сү з формаларына, синтаксик конструкциялә ргә хас гомумилә шерә торган абстракт мә гънә.

 

Биремнә р.

1. Бирелгә н сү злә рне тематик тө ркемнә ргә берлә штерегез һ ә м тө ркемнең исемен атагыз.

Бит, икмә к, йө зек, тел, шулпа, эремчек, белә зек, тамак, чынаяк, агач, аяк, чуен, ү лә н, намаз, яң гыр, кул, алка, пә йгамбә р, хушбуй, буран, садака, бә леш, фә рештә, чылбыр, кар, гает.

 

 

ЛЕКСИК МӘ ГЪНӘ Һ Ә М ТӨ ШЕНЧӘ

  Лексик мә гънә Тө шенчә
Уртаклык     1.кеше аң ында саклана 2.предмет, кү ренешнең уртак билгелә рен белдерә 1.кеше аң ында саклана 2.педмет, кү ренешнең уртак билгелә рен белдерә  
Аерма     3.тө шенчә нең бер ө леше генә чагыла. 4.һ ә р аерым тел ө чен ү згә, җ ә мгыятькә бә йле ү згә рә ала 5.бер кү ренештә н икенчегә кү чә ала. 6.семантик системаның бер элементы һ ә м тел берә млеге санала. 3. ә һ ә миятле билгелә рне генә берлә штерә. 4.барлык теллә р, халыклар ө чен уртак. 5.бер кү ренештә н икенчегә кү чми, бә лки ул кү ренеш турында кү заллауны тагын да тирә нә йтә. 6.фикерлә ү берә млеге санала.

 

Лексик мә гънә типлары
  Атау функциясе буенча     туры мә гънә - предмет, кү ренеш, процессның, билгенең турыдан-туры атамасы) кү черелмә мә гънә - кү заллаулар, чагыштырулар, ассоциациялә р нигезендә туган мә гънә конкрет мә гънә - кү ренешлә рне барлык билгелә ре белә н тулысынча кү заллап, тоеп, сизеп була торган сү злә р мә гънә се абстракт мә гънә - тө шенчә нең бер ү зенчә лекле сыйфаты буенча гына кү ренешлә рне гомумилә штерә торган мә гънә сигнал мә гънә -тө шенчә атамасы булмаган, бары тик аң а ишарә генә итә торган мә гънә (алмашлык, ялгызлык исемнә ре, ярдә млек сү злә р, ияртемнә р, ымлыклар)
Лексик яраклашу принцибы буенча ирекле мә гънә - башка сү злә р белә н мө мкин кадә р ирекле яраклаша, контексттан азат мә гънә бә йле мә гънә - башка сү злә р чолганышында гына тулысынча аң лашыла, контекстка бә йле (м-н, фразеологизмнар, синтаксик бә йле сү злә р)
Мотивлашу дә рә җ ә сенә карап:   беренчел, мотивлашмаган мә гънә. икенчел, семантик яисә сү з ясалышы буенча мотивлашкан, ясалган мә гънә.

 

Анализ ү рнә ге: Тулган айның тау башында утырган чагы... (З. Хө снияр). Тулган ай – кү черелмә мә гънә дә, конкрет, бә йле мә гънә дә, семантик мотивлашкан; тау башында - кү черелмә мә гънә дә, конкрет, бә йле мә гънә дә, семантик мотивлашкан; утырган - кү черелмә мә гънә дә, конкрет, ирекле мә гънә дә, семантик мотивлашкан; чагы – туры, конкрет, ирекле, мотивлашмаган.






© 2023 :: MyLektsii.ru :: Мои Лекции
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав.
Копирование текстов разрешено только с указанием индексируемой ссылки на источник.