Студопедия

Главная страница Случайная страница

Разделы сайта

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника






Кыйтал (мухӘммӘд) сҮрӘсе – 38 аять




Бисмил-лә һ ир-рахмә нир-рахим.
1. Имансыз булган кешелә р башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, Аллаһ аларның гамә ллә рен җ уйды.
2. Ә мма хак ышанучылар изге гамә ллә р кылдылар, вә Мухә ммә д г-мгә иң дерелгә н Коръә нгә ышандылар, бит Коръә ннең Аллаһ удан иң дерелгә нлеге хак, Аллаһ аларның гө наһ ларын җ уйды, бетерде вә һ ә р эшлә рен исълах кылды, юлга салды.
3. Ошбу имансызларның гамә ллә рен батыл итеп, мө эминнә рнең гө наһ ларын гафу итмә к, имансызлар шайтанга иярү лә ре сә бә пле гамә ллә ре батыл булды. Ә мма иманлы кешелә р Раббыларыннан иң дерелгә н Коръә нгә иярү лә ре сә бә пле гө наһ лары гафу ителде. Аллаһ ә нә шулай ике тө рле фирканың сыйфатларын ачык итеп кү рсә тә дер.
4. Ә гә р сугышырга килгә н кә ферлә ргә очырасагыз аларның муеннарына кылыч белә н сугыгыз, хә тта аларны кү п ү тереп каннарын кү п тү ккә нгә чаклы, һ ә м аларны ә сир итеп алып каты багълап тотыгыз, качмасыннар вә зарар итмә сеннә р ө чен. Аларны ә сир кылганыгыздан соң телә сә гез шә фкать кылып коткарып җ ибә регез, телә сә гез мал алып мал бә рабә ренә азат итегез. Кә фер гаскә рлә ре сугыш коралларын куйганнарына чаклы сугыш кылыгыз һ ә м аларны ә сир итегез! Ошбу Аллаһ хө кеме сезгә бә ян ителде. Ә гә р Аллаһ у тә галә телә сә иде, сезнең сугышыгыздан башка ул кә ферлә рне һ ә лак итеп ү ч алыр иде, лә кин Аллаһ сезне бә гъзелә регезне бә гъзелә регез белә н сынарга телә де. Аллаһ юлында сугышып шә һ ид булган мө эминнә рнең кылган гамә ллә ренең вә сугышуларының ә җ ерен җ уймас, бетермә с.
5. Аллаһ аларны бик тиз җ ә ннә тлә р юлына кү ндерер, вә аларның эшлә рең дө ньяда һ ә м ахирә ттә дә тө зек, яхшы кылыр.
6. Вә аларны Ү зе таныштырган, белдергә н җ ә ннә ткә кертер.
7. Ий мө эминнә р, ә гә р сез Аллаһ дине Исламга ярдә м бирсә гез, Аллаһ сезгә дошманыгыз ө стенә ярдә м бирер, вә Ислам динендә хак юлда таза торуда аякларыгызны нык беркетер.
8. Ә мма Коръә нгә ышанмаучыларны Аллаһ хур вә рисвай һ ә м һ ә лак кылыр, вә барча эшлә рен батыл, файдасыз кылыр.
9. Бу хө кем аларга Аллаһ иң дергә н Коръә нне мә къруһ кү ргә ннә ре ө чендер, гамә ллә рен батыл кылды.
10. Ул кә ферлә р игътибар илә җ ир ө стендә йө рмилә рме, ү злә реннә н ә ү вә л булган залимнә рнең ахыры ничек булганын кү рер иделә р, Аллаһ у тә галә аларны балалары вә маллары белә н бергә һ ә лак итте. Хә зерге кә ферлә ргә дә шул җ ә за булачактыр.
11. Бу җ ә за, Аллаһ мө эминнә рнең дусты, ярдә мчесе булганы ө чең дер, ә мма кә ферлә рнең ярдә мчесе юкдыр.
12. Аллаһ у тә галә иман китереп изге гамә ллә р, яхшы эшлә р кылган мө эминнә рне, ә лбә ттә, асларыннан елгалар ага торган җ ә ннә тлә ргә кертә чә к. Ә мма кә ферлә р дө нья нигъмә тлә ре белә н файдаланалар, вә хайваннар ашаган кеби ашыйлар – эчә лә р, шуның ө чен аларның барачак урыннары утдыр.
13. Без кү пме шә һ ә р кә ферлә рен һ ә лак иттек алар синең шә һ ә рең халкыннан куә тле иделә р, сине Мә ккә дә н, чыгардылар, Без аларны һ ә лак иттек, аларны ґә забыбыздан коткаручы булмады.
14. Ә йә Раббысы тарафыннан ачык бә ян ителгә н хак динне, дә лиллә ре белә н генә тотучы хак мө эмин, бозык эшлә ре ү злә ренә яхшы булып кү ренгә н, һ ә м диндә нә феслә ренә генә ияреп бидеґә т гамә ллә рне кылучы мө шриклә р белә н бертигез булырмы?
15. Аллаһ уга мө шрик булудан, гө наһ лы эшлә рдә н һ ә м бидеґә т гамә ллә рдә н сакланучы тә къва мө эминнә ргә вә гъдә ителмеш җ ә ннә тнең сыйфаты будыр: ул җ ә ннә т бер бакчадыр ки, анда татлы елгалар агадыр, аларның тә мнә ре вә тө слә ре ү згә рмә с, дә хи сө т елгасы бардыр, аның да тә ме ү згә рмә с дә хи эчемлек елгасы бардыр эчү челә ргә татлыдыр, вә дә хи бал елгасы бардыр, бик пакьдер, янә һ ә ртө рле җ имешлә р дә бардыр һ ә м дә Раббыларының гафу-ризалыгы бардыр. Ә нә шундый җ ә ннә ткә кергә н тә къва мө эмин, җ ә һ ә ннә м утында мә ң ге калучы кә фер белә н бер тигез булырмы, ул кә фергә ифрат дә рә җ ә дә кайнар су эчерелеп, йө рә ге парә -парә таланыр.
16. Монафикъларның кайберлә ре синең сү зең не тың лап торырлар, аннары яның нан чыккач, сә хабә лә рнең галимнә ренә мә схә рә итеп ә йтерлә р: " Бая гына Мухә ммә д нә рсә сө йлә де", – дип. Аллаһ андый монафикъларның кү ң еленә мө һ ер сукты, алар нә феслә ренә иярделә р, инде иманга килә чә к тү геллә р.
17. Ә мма синең сү зең не тың лап һ идә ят тапкан кешелә рнең һ идә ятлә рен арттырыр, һ ә м аларга тә къва булырга ярдә м бирер.
18. Кә ферлә р кө тмилә р башканы, мә гә р аң сыздан килә торган кыямә т кө нен кө тә лә р, тә хкыйк кыямә тнең якынлыгының галә мә тлә ре килде, Коръә ннең Аллаһ удан иң гә н китапларның ахыргысы булуы һ ә м Мухә ммә д г-мнең пә йгамбә рлә рнең ахыргысы булуы. Болар иң кө чле галә мә тлә рдер. Аларга тә ү бә итмә к һ ә м вә газьлә неп тө зә лмә к кайдан килер, ә гә р кыямә т кө не килсә?
19. Бик белгел: һ ич Илаһ ә юктыр, мә гә р Аллаһ Ү зе генә дер, гө наһ ларың а истигъфар кыл һ ә м ө ммә тең нең ирлә ре вә хатыннары ө чен дә истигъфар кыл, Аллаһ сезнең кө ндезлә рен нилә р эшлә п йө регә негезне һ ә м кичлә рен нинди гамә ллә р кылганыгызны яхшы белә дер.
20. Мө эминнә р ә йттелә р: " Сугышка ө ндә гә н аятьлә р иң сә яхшы булыр иде", – дип. Кайчан бер аять иң дерелеп сугыш зекер ителсә, кү ң еллә рендә Аллаһ уга каршы чир булган монафикъларны кү рерсең, алар ү лемнә н куркып һ ушы киткә н кешенең каравы кеби сиң а карарлар, чө нки алар яратмаган ү лем сугышта аларга якын килә дер.
21. Ул монафикъларның бурычы Аллаһ уга итагать итү һ ә м яхшы сү з сө йлә ү дер, ягъни Аллаһ сү зен ишеттек һ ә м итагать иттек дисә лә р, алар ө чен хә ерле булыр иде. Кайчан аларга сугыш фарыз булса, сү злә рендә тормаслар, ә гә р Аллаһ сү злә ренә чын кү ң елдә н ышанып итагать итсә лә р, ү злә ре ө чен яхшы булыр иде.
22. Ий монафикълар, сездә н кө телә дерме, ә гә р халыкка вә ли хуҗ а булсагыз, җ ир ө стендә тө рле бозыклыклар кылуыгызны һ ә м рә хим шә фкатьне кисү егезне, ягъни сезне шуның ө чен халыкка хуҗ а итә ргә ме?
23. Аллаһ аларны лә гънә т итте, рә хмә теннә н ерак кылды, һ ә м аларны хак сү зне ишетү дә н саң гырау кылды, вә гыйбрә тлә рне кү рү дә н кү злә рен сукыр кылды.
24. Алар Коръә нне тынлап, аятьлә рен уйлап фикерлә п" карамыйлармы, ә гә р фикерлә п карасалар, ә лбә ттә, иман китерер иделә р, яки аларның кү ң еллә ре ачылмаска йозак белә н биклә нгә нме?
25. Аларга дә лиллә р вә могҗ изалар илә һ идә ят ачык бә ян ителгә ннә н соң имансызлыкларына кайттылар, шайтан аларга зур гө наһ ларга батуны җ иң ел кылыр һ ә м зиннә тле кү рсә тер, вә гомерлә ренең озын булуын хыял иттереп алдады.
26. Ул имансызлыкка кайтучы кешелә р – Аллаһ иң дергә н Коръә нне мә къруһ кү ргә н мө шриклә ргә ә йттелә р: " Без сезгә иярә без, бә гъзе эшлә рдә сезгә итагать итә без, ягъни Ислам диненә зарар итү эшлә рендә. Шуның ө чен Аллаһ аларны имансызлыкка кайтарды. Аллаһ аларның мө шриклә р белә н яшерен сө йлә шкә н сү злә рен белә дер.
27. Аларның җ аннарын фә рештә лә р алган чакта хә ллә ре ничек булыр, фә рештә лә р аларның йө злә ренә вә аркаларына бик каты сугарлар.
28. Аларга шундый җ ә за, Аллаһ ачулана торган нә рсә гә иярү лә ре вә Аллаһ - разый була торган яхшы эшлә рне яратмаулары ө чендер, Аллаһ аларның гамә ллә рен җ уйды, бетерде.
29. Ә йә кү ң еллә рендә Аллаһ уга каршылык чире булган монафикълар, аларның монафикълыкларын вә кү ң еллә рең дә ге бозык ниятлә рен Аллаһ у тә галә пә йгамбә ргә һ ә м мө селманнарга белдермә с дип уйлыйлармы?
30. Ә гә р телә сә к Без ул монафикъларны сиң а танытыр идек, син аларны галә мә тлә ре белә н таныр идең, инде син аларны сө йлә шкә н сү злә ре буенча танырсың, Аллаһ сезнең ни эшлә гә ннә регезне белер.
31. Без, ә лбә ттә, сезне сынарбыз, хә тта сездә н Аллаһ юлында риза булып сугыш кылучыларны һ ә м мә шә катьле гамә ллә ргә, авыр эшлә ргә сабыр итү челә рне аерыл ачыклаганчы, вә кешелә р арасында эшлә регезнең яхшы яки яман хә бә рен фаш иткә нгә чә.
32. Ү злә ре кә фер булган кешелә р башкаларны да ислам диненә керү дә н тыйдылар, вә аларга һ идә ят, туры юл ачык итеп бә ян ителгә ннә н соң пә йгамбә ргә каршылык кү рсә ттелә р, алар Аллаһ уга һ ичнә рсә дә зарар итә алмаслар, каршылык кү рсә ткә ннә ре ө чен Аллаһ аларның гамә ллә рен батыл кылыр.
33. Ий мө эминнә р, Аллаһ уга итагать итегез һ ә м пә йгамбә ргә дә итагать итегез, вә кылган изге гамә ллә регезне, бидеґә т гамә ллә рен кылып вә башка зур гө наһ лар кылып батыл кылмагыз, сә вабларыгызны җ илгә очырмагыз!
34. Ү злә ре кә фер булу ө стенә башкаларны да Аллаһ диненнә н тыйдылар, соң ра имансыз хә ллә рендә ү леп киттелә р, Аллаһ аларны гафу итә чә к тү гелдер.
35. Ү зегез мө шриклә рдә н ө стен була торып һ ә м ярдә мчегез Аллаһ у тә галә ү зе була торып, кә ферлә рне яки мө шриклә рне татулыкка ө ндә п ү зегезне загыйфь кү рсә тмә гез, Аллаһ ә йткә нчә булсагыз Ул сезнең гамә ллә регезнең сә вабын киметмә с.
36. Дө нья тереклеге фә кать уенчык вә алдагучыдыр, ий кешелә р ә гә р иман китереп Аллаһ тыйган эшлә рдә н тыелу белә н вә Ул кушкан эшлә рне эшлә ү белә н Аң а тә къвалык кылсагыз, бу эшлә регезнең ә җ ерен Аллаһ ү зегезгә бирер, ә мма малларыгызны сорамас.
37. Ә гә р сездә н, малыгызны сораса хә тта сорап сезне аптыратса, саранланыр идегез вә шул саранлыгыгыз ислам диненә дошман икә нлегегезне фаш итә р.
38. Ий сез Коръә н вә газьлә рен ишетү че кешелә р, Сезлә рдә н бә гъзелә регез саранлык кылыр, тиешле садакаларны бирмә с, ә гә р берә ү саранлык кылса, саранлык кылуының зарары ү зенә дер ягъни Аллаһ нигъмә тлә реннә н мә хрү м булуга сә бә птер. Бит Аллаһ бай, сезнең садакагызга мохтаҗ тү гел, ә мма сез ярлысыз дө ньяда һ ә м ахирә ттә дә Аллаһ уның нигъмә тлә ренә мохтаҗ сыз. Ә гә р сез Аллаһ уга итагать итү дә н баш тартсагыз, сезнең урыныгызга башка затларны китерер ки, алар сездә н хә ерле булырлар, югыйсә сезнең кеби иманнан, итагатьтә н вә изге гамә ллә рдә н баш тартучы булмаслар.


Данная страница нарушает авторские права?





© 2023 :: MyLektsii.ru :: Мои Лекции
Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав.
Копирование текстов разрешено только с указанием индексируемой ссылки на источник.